Алар мораторийны планнан тыш тикшерүләргә үзгәртергә, штрафларны арттырырга һәм ата-аналар арасында профилактика үткәрергә тәкъдим иттеләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче апрель, Юлия Летникова). Бүген Ратушада Казан шәһәр Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының уртак утырышы узды. Катнашучылар никотинлы продукцияне һәм аны куллану өчен җайланмаларны – вейпларны, электрон тәмәкеләрне һ.б. сатуда кертелергә мөмкин булган чикләүләр турында фикер алыштылар. Үз фикерләрен муниципаль хакимият органнары, Россия кулланучылар хезмәте, прокуратура, иҗтимагый оешмалар, сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләре белдерде.
Казан шәһәр Думасы сәркатибе Альбина Рафикова Казан шәһәр Думасының ноябрь сессиясендә ТР башкаласы Мэры Илсур Метшинның никотинлы продукция тарату буенча вәзгыятьне анализларга кушуын искәртте. Бу мәсьәләне өйрәнү белән Казан шәһәр Думасының 12 депутатыннан торган эшче төркем шөгыльләнә, аны Альмир Алиев җитәкли.
Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге баш табибы урынбасары Юрия Җәләлиева сүзләренчә, тәмәке тартуны ташларга теләүчеләр саны кими, ә инде зарарлы гадәттән баш тарткан кешеләр саны үзгәрми диярлек. Шул ук вакытта, статистика буенча, электрон сигаретларга һәм вейпларга күчәргә теләүчеләр елдан-ел арта бара. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, вейпларга бәйле кешеләр арасында 11 яшьтән өлкәнрәк балалар бар. Белгеч фикеренчә, моңа никотин куллану өчен җайланмаларның якындагы кибетләрдә сатылуы, кибет киштәләрендә ачыктан-ачык ятуы һәм яшүсмерләрнең игътибарын җәлеп итүе ярдәм итә. «Без көн саен вейплар һәм электрон тәмәкеләрнең зыяны турында сөйли алабыз, әмма алар, федераль закон кабул ителүгә карамастан, ачык кулланылышта кала», – дип билгеләп үтте А.Җәләлиева. Тәмәке тартучы ата-аналар арасында профилактика кирәк, чөнки алар үз балаларына тискәре үрнәк күрсәтәләр, дип өстәде белгеч.
Депутат А.Алиев гражданнарның сәламәтлеген тирә-юньдәге тәмәке төтененнән, тәмәке куллану яки никотинлы продукция куллану нәтиҗәләреннән саклау турындагы Федераль законны иң киң таралган бозулар турында сөйләде. Алар арасында пассажир платформаларында тәмәке тарту, уку йортлары янында никотинлы продукция сату, никотинлы продукцияне сатканда акцияләр яки лояльлек программалары эшләтеп җибәрү, шулай ук аларны кибетләрдә ачык итеп урнаштыру бар. «Соңгы очракта без Россия кулланучылар хезмәтенә хат яздык, шуннан соң кибеткә кисәтү ясадылар, әмма ул нәтиҗә бирмәде – продукция ачыктан-ачык сатылуын дәвам итә», - диде А.Алиев.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Илнур Хәялиев полиция хезмәткәрләренең вейплар һәм электрон тәмәке сатучыларны җаваплылыкка тарта алмавын, алар турында мәгълүматны Россия кулланучылар хезмәтенә җибәрүләрен аңлатты. Мәсәлән, быел ведомство Эчке эшләр министрлыгы, «Халык контроле» аша һәм турыдан-туры никотинлы продукция сатуда хокук бозулар турында 276 мөрәҗәгать алды. Мөрәҗәгатьләр буенча кисәтүләр һәм судка дәгъвалар әзерләнә.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров билгеләп үткәнчә, хәлне бизнесны планнан тыш тикшерүгә мораторий катлауландыра. Ул мораторий турындагы документка үзгәрешләр кертү мәсьәләсен федераль дәрәҗәгә чыгарырга тәкъдим итте – анда никотинлы продукция сатыла торган сәүдә объектлары өчен искәрмәләр язарга. Шулай ук И.Шакиров аны балигъ булмаганнарга сатканда штрафларны арттырырга тәкъдим итте.
«Катлаулы хәл килеп чыкты – мораторий гамәлдә, федераль закон үтәлми. Әмма эшне гамәлдәге закон шартларында да җайга салырга мөмкин. Моның өчен коллегиаль рәвештә бердәм позиция төзергә кирәк, моны Башкарма комитет кына эшли алмый», – диде А.Рафикова.
«Никотинлы продукцияне таратуны чикләү – без күп тапкырлар караган актуаль мәсьәлә. Эшне дәвам итәргә әзербез, кирәк булганда киң даирәдә очрашырбыз», – дип йомгаклады ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.