В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күчмә утырышны шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссия рәисе Эмиль Хөснетдинов үткәрде.
Фото: Казан шәһәр Думасы
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь). Казан шәһәре Думасы депутатлары, шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссия әгъзалары Эмиль Хөснетдинов рәислегендә «Казэнерго»АҖ котельныйларында җылылык белән тәэмин итүне оештыруны тикшереп, күчмә утырыш үткәрде.
Җылылык белән тәэмин итә торган объектларның эше һәм торышы белән аларны предприятиенең генераль директоры ярдәмчесе Илдар Низаметдинов таныштырды. Ул «Казэнерго» АҖ балансында 135 котельный булуын, аларга шәһәрдә эшләнә торган җылылык энергиясенең 25%-ы туры килүен сөйләде.
Үз чиратында, ТКХ комитеты вәкиле Сергей Сотов хәбәр иткәнчә, алдагы көннәрдә башланган җылылык сезонына 5785 күп фатирлы йорт әзерләнгән, шул исәптән 5371 йорт үзәк җылыту системасы белән, 826 муниципаль бюджет өлкәсе объекты, шул исәптән 622 мәгариф учреждениесе, 116 сәламәтлек саклау объекты.
Утырышка нәтиҗәләр ясап, депутатлар җылыту сезонына әзерлекнең тиешле дәрәҗәсен билгеләп үттеләр һәм «Казэнерго» АҖ җиһазларын һәм челтәрләрен модернизацияләү барышын контрольдә тоттылар.
Исегезгә төшерәбез, Казанда җылыту сезоны 16-нче сентябрьдә башланды. Җылылык системаларын эш режимына күчерүгә ике атна вакыт бирелә – бу вакытта җылылык белән тәэмин итүне көйләү һәм җайга салу буенча эшләр башкарылачак. ТКХ, район администрацияләре һәм «Ачык Казан» системасында җылылык кертү мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары эшли башлады.