В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Алтын» яшьтәге шәһәрлеләр спикерларга үзләрен борчыган һәм дулкынландырган сорауларын бирә алдылар
«Чулпан» мәдәни үзәгендә «Тормыш сөюче» проекты кысаларында «Кешеләр һәм еллар» клубының икенче очрашуы узды. «Алтын» яшьтәге шәһәрлеләр алдында чакырылган кунаклар – ТР Дәүләт Советы депутатлары: Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәмәдшина, республика Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров һәм Стратегик инициативалар үзәге директоры Дмитрий Анисимов чыгыш ясады. Алар көн саен үз тәҗрибәләрендә хәл ителә торган проблемалар, шәһәр үсешенә нинди өлеш кертүләре турында сөйләделәр, шулай ук үз бурычлары һәм максатлары белән уртаклаштылар.
Кунаклар чыгышыннан соң тыңлаучылар үзләрен борчыган сораулар бирә алдылар. Аларны яңгыратырга теләмәгәннәр өчен мәйданчыкта блокнот һәм ручкалар тоткан волонтерлар утыра иде – кәгазьдә кызыксындырган тема һәм шәхси җавап өчен телефон номеры калдырырга мөмкин иде.
Лекторийны Рима Мөхәмәдшина ачты. Ул Казан уку йортларындагы туклану һәм мәктәп ашамлыкларын модернизацияләү турында җентекләп сөйләде. Чыгышның төп соравы: «Азык-төлеккә бәяләрнең даими үсүе шартларында мәктәптә туклану сыйфатын саклап калып буламы?».
«Без көненә 308 мең кешене – шәһәрдәге һәм республиканың ун районындагы мәктәпләрне, балалар бакчаларын ашатабыз. Бу бик зур сан, әмма, әлбәттә, барыннан да элек, бик зур җаваплылык. Без балаларны ашатуыбызны бик яхшы аңлыйбыз, шуңа күрә үз эшебезгә ата-аналар кебек карыйбыз. Безнең девиз, лозунг: «Без тәмле балачакны тудырабыз», – дип билгеләп үтте спикер.
«Тормыш сөюче»ләр төрле сораулар бирде: уку йортларында газлы эчемлекләр сатыламы, менюда дуңгыз ите бармы, студентлар ашханәләре белән департамент эшлиме һәм башкалар.
Аннары тыңлаучылар алдында Андрей Егоров чыгыш ясады, ул тормышны тәэмин итүнең төп мәсьәләләрен – инженерлык челтәрләрен һәм җәмәгать транспорты темасын күтәрде. Депутат хәзерге вакытта нинди проблемалар актуаль булуын һәм соңгы елларда Торак сәясәте һәм шәһәрнең инфраструктура үсеше өлкәсендә нәрсәләр эшләнгәнен сөйләде. ТКХ темасын Дмитрий Анисимов дәвам итте.
Бу өлкәдә халыкның сораулары күп булып чыкты. Очрашуда катнашучылар спикерлар белән аерым районнарның участокларында яшәү шартлары, батареяларда температураны көйләү мөмкинлеген кертү һәм башкалар турында фикер алыштылар.
«Кешеләр һәм еллар» клубы очрашулары нәтиҗәсендә актив тормыш сөючеләр кызыклы һәм танылган шәһәр кешеләре белән очраша. Социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова сүзләренчә, хәзер проект яңа форматлар һәм киләсе очрашулар өчен кызыклы темалар эзләүдә.
«Бүген барысы да кызыксынды, бик күңелле булды. Кешеләр күбрәк атмосфераның яхшы булуына, очрашуның ниндидер планда иркен, өйдәгечә булуына гаҗәпкә калдылар. Депутатлар үз гаиләләре турында сөйләде, тормыштан мисаллар китерде», – диде Ирина Смирнова.
«Кешеләр һәм еллар» аралашу клубы үз эшен узган елның октябрендә «Тормыш сөюче» проекты кысаларындабашлады. Очрашуларның төп максаты – өлкән буын кешеләре арасында актив яшәү рәвешен популярлаштыру.
Исегезгә төшерәбез, «Тормыш сөюче» проекты Казан Мэриясе тарафыннан 2016 елда гамәлгә куелган иде. Өлкән буын кешеләре өчен ял, мәдәни һәм спорт чаралары уздырыла. Пенсионерлар түләүсез нигездә муниципаль спорт объектларында, мәдәният учреждениеләрендә, шулай ук шәһәр паркларында һәм скверларында төрле вакыйгаларга йөри алалар.
Май аенда «Йөзьяшәрләр уеннары. Тормыш сөюче» беренче Спартакиадасының ябылу тантанасы узды. 200 көн эчендә 1000 шәхси бүләк һәм 100 призлы кубок уйнатылды. «Алтын» яшьтәгеләр 10 спорт төре буенча ярыштылар: өстәл теннисы, шахмат, дартс, йөзү, футбол, волейбол, йөгерү, чаңгыда узышу, ГТО һәм төньяк йөреше. Иң өлкән катнашучылар 90 яшьлек Георгий Гаврилов һәм 85 яшьлек Фирая Йосыпова булды. Җиңүчеләрне һәм призерларны мэр Илсур Метшин һәм Совет фигуралы шуучысы, өч тапкыр олимпия чемпионы Ирина Роднина бүләкләде.