В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Парламентарийлар укучыларның туклануын оештыру турында фикер алыштылар.
Фото: ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы март). Бүген Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты базасында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды, анда депутатлар укучыларның сыйфатлы туклануын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм республикада матди булмаган мәдәни мирас турындагы законга үзгәрешләр кертүне хупладылар.
Утырыш алдыннан депутатлар профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән бергә Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының җитештерү цехларында һәм продукцияне саклау складларында булдылар. Предприятиенең генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Рима Мөхәмәдшина җитештерү куәтләре, сатып алына торган материалның сыйфатын контрольдә тоту системасы, тәэмин итүчеләр белән эшләү, техник модернизацияләү проектлары, шулай ук мәктәп коллективларында, балалар һәм аларның ата-аналары арасында сәламәт туклануны пропагандалау турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, җитештерү цехларының мәйданы 15 мең кв.метр тәшкил итә, складларда 14 көнлек продукция запасын саклау мөмкинлеге бар, предприятие көненә 300 мең кешене ашата, аена 226 тонна ярымфабрикат җитештерә.
Утырышта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, бу уку елында 1 410 мәктәптә 483 меңнән артык бала белем ала, аларның 46,1% ы – 1-4 нче сыйныф укучылары – бушлай кайнар туклану белән тәэмин ителә. Мәктәп ашханәләрен төзекләндерүгә һәм җиһазлар белән тәэмин итүгә ел саен республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча бүлеп бирелә. 2021 елда – 196, 2022 елда 167 гомуми белем бирү оешмасында эшләр башкарылган. 2023 елда азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау программасына 143 гомуми белем бирү оешмасының азык-төлек блогы кертелгән.
Мәгариф оешмасында яшәүче сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар көненә 5 тапкыр бушлай туклана, килеп йөрүчеләр – көненә 2 тапкыр. 18 яшькә кадәрге балалары булган гражданнарга мәктәптә туклану белән тәэмин итүгә субсидияләр бирелә, аның күләме 2022 елда көн саен 5-11 нче сыйныфларда бер укучыга 8,3 сум тәшкил иткән. Республиканың күпчелек районнарында сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән, инвалид балалар, махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның балалары, күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән балалар ташламалы туклану белән тәэмин ителә.
Гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны ашату балаларның төп азык-төлек матдәләренә һәм энергиягә физиологик ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән меню нигезендә гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, республиканың барлык мәктәпләрендә дә укучыларның туклануы белән бәйле мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен ата-аналар контроле оештырылган.
Депутатлар шулай ук «Татарстан Республикасында матди булмаган мәдәни мирас турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты каралды һәм агымдагы елның икенче кварталында комитет эше планы кабул ителде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.