В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Корылмалар ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Татарстанның беренче фәнни объекты булды
Фото: Денис Гордийко
Исегезгә төшерәбез, сентябрьдә КФУның астрономия обсерваторияләре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде, элегрәк аңа Казан Кремле, Болгар, Зөя кергән иде. Шулай итеп, хәзер Татарстанның дүрт объекты махсус саклау статусы астында тора. Бу күрсәткеч буенча республика Россиядә лидер. Шул ук вакытта КФУ обсерваторияләре исемлеккә кертелгән Татарстанның беренче фәнни объекты булды.
Корылмаларны ЮНЕСКО мирасы объектлары исемлегенә кертү тәкъдиме 2009 елда ук фәнни конференцияләрнең берсендә яңгырады, ә 2018-2019 елларда Татарстан һәм КФУ җитәкчелеге КФУ обсерваторияләрен тәкъдим итү кирәклеге турында карар кабул итте. 2019 елда гариза әзерләнде.
Объектларны ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча эш 2019 елдан ТР Дәүләт Киңәшчесе, бөтендөнья оешмасы илчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә «Яңарыш» республика фонды ярдәмендә алып барылды.
Дөньяда 500 дән артык оптик обсерватория бар, шуңа күрә Казан объектларының уникальлеген исбатлау авыр булды. КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары, ИКОМОСның Россия комитеты вице-президенты Рафаэль Вәлиев сүзләренчә, университет обсерваторияләре – фәнни-мәдәни киңлекнең уникаль үрнәге. Ул XIX гасыр – XXI гасыр башындагы кеше кыйммәтләренең үзгәрүен күрсәтүче архитектура, мәдәният, астрономик тикшеренүләрнең эволюциясен һәм дәвамлылыгын чагылдыра.
«Ике обсерватория биналарының архитектурасы күренекле, универсаль кыйммәтле атрибут булып тора, - дип ассызыклады ул. Шәһәр обсерваториясе классик стильдә төзелгән, ә шәһәр читендәгесе - неоклассик стильдә. Моннан тыш, шәһәр обсерваториясе университет ансамбленә керә, бу үзе үк уникаль, ә Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе урманда урнашкан һәм парк архитектурасы объекты буларак төзелгән», – дип җиткерде Рафаэль Вәлиев.
2020 елның декабрендә КФУ галимнәренең тырышлыгы белән обсерваторияләр ЮНЕСКО мирасының алдан әзерләнә торган исемлегенә кертелгән. «Шуннан соң КФУ, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Археология институты галимнәре, шулай ук архитектор-реставраторлар кергән команда булдырылды», – дип сөйләде КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары.
Бу һәм башка номинация досьелары өстендә республиканың иң яхшы галимнәре эшләгән. «Бездә гаҗәеп кешеләр командасы эшли. Дөньякүләм танылган галимнәр алар, безнең иң зур кыйммәтебез. ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен яңа объектларны алга этәрүдә ярдәм итсеннәр өчен, аларны хәзер Россия төбәкләренә генә түгел, ә башка илләргә дә чакыралар», – дип хәбәр итте ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.
Университет обсерваторияләрен исемлеккә кертү тантанасы быел сентябрьдә Эр-Риядта (Согуд Гарәбстаны) Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясендә узды.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә «Казан Кремле» тарихи-архитектура комплексы (2000 ел), Болгар тарихи-археологик комплексы (2014 ел), шулай ук Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре (2017 ел) кергән иде.