Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.04.2025, 10:30

Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты «Иң яхшы тәэмин итүче – 2024» исеменә лаек булды

«Дәүләт заказы» XX Бөтенроссия форум-күргәзмәсендә җиңүчеләрне автомат рәвештә «Контур. Сатып алулар» системасы ярдәмендә ачыкладылар

Казан азык-төлек һәм социаль туклану департаменты «Дәүләт заказы» XX Бөтенроссия форум-күргәзмәсендә катнашты һәм «Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек» номинациясендә иң яхшысы булды. Форум 23-25 апрель көннәрендә Санкт-Петербургта узды.

«Иң яхшы тәэмин итүче – 2024» исеме продукция сыйфатының югары стандартларын, логистиканың нәтиҗәлелеген, эшчәнлекнең үтә күренмәлелеген һәм тәэмин итүче буларак департаментның ышанычлылыгын тану булып тора.

«Бу бүләк – безнең команданың бердәм эше нәтиҗәсе. Ирешелгән нәтиҗәләр безне үз миссиябезне үтәргә рухландыра: «Без тәмле балачак тудырабыз», – дип шәрехләде Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина.

Җиңүчеләрне автомат рәвештә «Контур. Сатып алулар» системасы ярдәмендә ачыкладылар. Сервис тәэмин итүчеләрне түбәндәге параметрлар буенча анализлады: заказчы төбәге, контрактларның гомуми суммасы (штрафларсыз), контрактлар саны һәм бәяләр төшү проценты.

Барлыгы 13 катнашучы 12 номинациядә бүләкләнде. Лауреатлар арасында эре оешмалар, шулай ук Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе, Түбән Новгород өлкәсенең Дәүләт төбәк стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үткәрү үзәге һәм башкалар бар иде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, туклану департаменты көн саен һәр кешенең иминлегенә максималь җаваплылык белән карап һәм аларны кайгыртып, Казанның һәм Татарстанның ун районының балалар бакчаларында, мәктәпләрендә, хастаханәләрендә 308 меңнән артык кешене туклану белән уңышлы тәэмин итә.

Барлык яңалыклар