Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.01.2019, 10:07

Денис Калинкин: "Кунакханәләрнең тулыланышы 96% - яхшы гына түгел, ә бик яхшы күрсәткеч"

Казанга килгән туристларның өчтән икесе кабат әйләнеп кайта.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нчы гыйнвар, Алинә Бережная). Яңа ел каникулларында Татарстанга 150 мең турист килгән. ТР башкаласында кунакта Россиянең төрле шәһәрләрендә генә түгел, ә башка илләрнең гражданнары да булды, алар арасында Казахстан, Төркмәнстан, Монголия, Франция һәм АКШ. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә туризм үсеше буенча шәһәр комитеты директоры Дарья Санникова сөйләде.

Спикер сүзләренә караганда, яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Казан кунакханәләренең һәм хостелларының уртача тулыланышы 78,4% тәшкил иткән. Еш кына кунаклар кунакханәләрдә 3-5 гыйнварда тукталган һәм Казанда 3,5 төн үткәргән. Бу чорда отельләрнең тулыланышы 96% тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: Мәскәүдә кунакханәләрнең тулыланышы - 85%, ә Санкт-Петербургта 80% тәшкил итте. Шуның белән бергә индивидуаль туристлар саны 8-10% арткан. "Бу яхшы тенденция, ул бөтен туристик юнәлешкә хас, безнең бурыч – шәхси туристларның саны артсын өчен безнең шәһәрне киң һәм матур итеп күрсәтү. Без, Россиядә генә түгел, дөньяда да туристлык юнәлешендә уникаль булу өчен, Казанны тагын да ямьлерәк итәргә тиешбез", – диде Д.Санникова.

Ул билгеләп үткәнчә, туристларның күбесе Казанга кабат килә. "Безнең өчен бу бик мөһим юнәлеш, туристларның уртача 100% ике өлеше кире кайта – бу яхшы күрсәткеч. Без туристны янә кызыксындыра алырлык яңа туристик объектлар эшлибез һәм яңадан килергә мәҗбүр итәрбез", – дип сөйләде Туризм үсеше комитеты директоры.

Яңа ел каникулларында Казанның популяр объектлары турында сөйләгәндә, Дарья Санникова "Казан Кремле" музей-тыюлыгы һәм "Казан Ривьера" кунакханә-күңел ачу комплексы кызыклы булып кала, дип билгеләп үтте. Яңа ел каникулларында аларга 159 мең һәм 24 мең кеше килгән. Шулай ук "Татар бистәсе" музеена килүчеләр саны артты, анда 1200 кеше кунак булды. Башкаланың 1400-дән артык кунагы чәк-чәк музеенда булды, бу узган ел бәйрәмнәренә караганда 20% күбрәк, шулай ук 1900 турист "Шәһәр панорамасы" музеенда булды. Музейларга йөрүнең пик вакыты 7-8 гыйнварга туры килде.

Казан кунаклары игътибарыннан "КышДаКар-фест" беренче кышкы фестивале дә читтә калмады. Тугыз көн эчендә 20 меңгә якын кеше җирле фермер продукциясе белән танышты, мастер-классларда катнашты һәм Татарстан җитештерүчеләренең сырларын татып карады. Дарья Санникова сөйләгәнчә, фестивальне ел саен үткәрү планлаштырыла.

Моннан тыш, 200 меңгә якын кеше һәм шәһәр кунаклары "Казан" гаилә үзәге янындагы боз шәһәрчегендә яңа ел кәефенә төренде. Туристлар Бауман, Кабан күле яр буенда һәм Болактагы күперләрне яңа ел бизәлешен дә билгеләп үттеләр.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин яңа ел каникулларының Казанда лаеклы дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте. "Кунакханәләрне 96% тутыру, җәмәгать туклануы, мәдәни учреждениеләр әйләнешен арттыру - яхшы күрсәткеч кенә түгел, ә бик яхшы күрсәткеч. Быел без туристлар һәм шәһәрлеләр кафе һәм рестораннарда гына түгел, шәһәр урамнарында да бәйрәм атмосферасын тойсын өчен күп көч куйдык. Гомумән, яңа ел каникуллары шәһәрдә тыныч һәм бәйрәмчә узды дип нәтиҗә ясарга мөмкин", – дип нәтиҗә ясады Калинкин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 14.01.2019
Видеорепортаж
14.01.2019 09:33
Яңа ел каникулларында Казанга 150 мең турист килгән
Барлык яңалыклар