Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.12.2023, 17:42

Денис Калинкин Лисичанск һәм Рубежное хакимият башлыклары белән очрашты

Эдуард Сахненко һәм Сергей Хортив шәһәр хуҗалыгы, җирдән файдалану һәм җәмәгать туклануы мәсьәләләрендә Казан тәҗрибәсен өйрәнделәр

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы декабрь). Бүген Казан Башкарма комитетында Казан Мэрының беренче урынбасары Денис Калинкинның Лисичанск һәм Рубежное шәһәр округлары башлыклары Эдуард Сахненко һәм Сергей Хортив белән очрашуы булды. Очрашуда аларга шәһәрдә җәмәгать киңлекләрен үстерү тәҗрибәсе, тышкы реклама базарын көйләү, шәһәрнең транспорт системасын үстерү һәм Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты эшчәнлеге турында җентекләп сөйләделәр.

Татарстан вице-премьеры, Луганск Халык Республикасында республиканың ике шефлык иткән шәһәрләрен торгызу буенча эшләрне җитәкләүче Евгений Варакин муниципалитетка һәм шәһәр халкына гуманитар йөкләрне даими җибәрүләре өчен рәхмәт белдерде.

«Ике шәһәребезгә күрсәтелгән ярдәм күләменең зур өлеше – Казан Мэриясеннән. Хезмәттәшләребездән рәхмәт сүзләре җиткерәм. Лисичанск һәм Рубежное үсешендә кулланырга теләгән берничә мәсьәлә бар. Без омтылырга тиешле тәҗрибәне күрәбез», – дип уртаклашты Евгений Варакин.

Денис Калинкин үз чиратында билгеләп үткәнчә, Казан шефлык астындагы шәһәрләрдә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтергә генә түгел, ә шәһәрләрне торгызу өчен күпьеллык практикалар белән уртаклашырга да әзер.

«Безне алда, беренче чиратта, шәһәрләрне торгызу буенча зур уртак эш көтә. Бу җәмәгать транспорты, коммуникацияләр, гомумән шәһәр хуҗалыгы, җирдән файдалану һәм җәмәгать туклануы мәсьәләләренең тиешле эшләве. Татарстан башкаласы еллар дәвамында тупланган тәҗрибәсе белән уртаклашырга һәм бу мәсьәләләрдә генә түгел, ә башка мәсьәләләрдә дә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер», – диде ул.

Очрашуда шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов катнашты.

Барлык яңалыклар