В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эдуард Сахненко һәм Сергей Хортив шәһәр хуҗалыгы, җирдән файдалану һәм җәмәгать туклануы мәсьәләләрендә Казан тәҗрибәсен өйрәнделәр
Фото: Денис Гордийко
Татарстан вице-премьеры, Луганск Халык Республикасында республиканың ике шефлык иткән шәһәрләрен торгызу буенча эшләрне җитәкләүче Евгений Варакин муниципалитетка һәм шәһәр халкына гуманитар йөкләрне даими җибәрүләре өчен рәхмәт белдерде.
«Ике шәһәребезгә күрсәтелгән ярдәм күләменең зур өлеше – Казан Мэриясеннән. Хезмәттәшләребездән рәхмәт сүзләре җиткерәм. Лисичанск һәм Рубежное үсешендә кулланырга теләгән берничә мәсьәлә бар. Без омтылырга тиешле тәҗрибәне күрәбез», – дип уртаклашты Евгений Варакин.
Денис Калинкин үз чиратында билгеләп үткәнчә, Казан шефлык астындагы шәһәрләрдә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтергә генә түгел, ә шәһәрләрне торгызу өчен күпьеллык практикалар белән уртаклашырга да әзер.
«Безне алда, беренче чиратта, шәһәрләрне торгызу буенча зур уртак эш көтә. Бу җәмәгать транспорты, коммуникацияләр, гомумән шәһәр хуҗалыгы, җирдән файдалану һәм җәмәгать туклануы мәсьәләләренең тиешле эшләве. Татарстан башкаласы еллар дәвамында тупланган тәҗрибәсе белән уртаклашырга һәм бу мәсьәләләрдә генә түгел, ә башка мәсьәләләрдә дә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер», – диде ул.
Очрашуда шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов катнашты.