В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Башкарма комитет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, хокук бозуларны ачыклау гына түгел, ә аларны бетерүгә ирешү дә мөһим.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь, Алсу Сафина). Казанда чүплекләр һәм чүпләнгән территорияләр саны кимегән - 200-дән 42-гә кадәр, яшел территориядә машина кую фактлары чиреккә кимегән, 148-дән бары тик бер төзелеш мәйданчыгы гына көпчәкләрне юу пункты белән җиһазландырылмаган. Болар барысы да Административ-техник инспекция (АТИИ) идарәсе үткәргән эзлекле һәм системалы эш нәтиҗәсе, дип билгеләп үтте бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин. Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, хокук бозуларны ачыклау гына түгел, ә аны мәҗбүри рәвештә бетерүгә ирешү дә мөһим.
Агымдагы елның 10 аенда шәһәр территориясендә Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре 2566 беркетмә төзегән, шул исәптән 397 – юридик затларга, 1688 – вазифаи затларга, 481 – физик затларга карата. 49,5 млн сумлык штраф салынган.
«Без үз вакытында шәһәр территориясендә хуҗалык итүче барлык субъектларны тикшереп тору өчен административ-техник инспекция төзедек. Биредә кагылгысызлар юк һәм булуы мөмкин дә түгел, биредә үзебезнекеләр дә, читләр дә юк, – дип билгеләп үтте Денис Калинкин. – Бөтенебезгә дә бер шәһәр, һәм һәркем – шәхси милекче, дәүләт предприятиесе яки физик зат аңа тиешенчә, хөрмәт белән карарга тиеш. Биредә «мин хуҗа, шуңа күрә ни телим, шуны эшлим» кагыйдәсе эшләми. Яхшы хуҗаның ишегалдында һәм йортында тәртип, ә начарларын тәрбиялиячәкбез».
Административ-техник инспекция идарәсе үткәргән эш катлаулы, әмма үз нәтиҗәләрен бирә, - диде Башкарма комитет җитәкчесе. Шулай итеп, шәһәрдә санкцияләнмәгән чүплекләр саны сизелерлек кимегән: 2012 елдан башлап Казанда ел саен чүплекләр һәм чүпләнгән территорияләр саны елына уртача 20%-ка кими. Ел башыннан шәһәрдә 42 рөхсәтсез чүп җыю урыны ачыкланган, шул ук вакытта 2012 елда алар ике йөзгә якын булган. «Шулай да, 2012 елдагы кебек 200 һәм бүгенге көндәге 20 - бу ике тапкырга гына түгел, ә күпкә азрак», – дип ассызыклады Д.Калинкин.
Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Дмитрий Кадыкеев хәбәр иткәнчә, хәзер 19 чүп урыны бетерелгән, эшләр 23 территориядә алып барыла, аерым алганда, Габдулла Тукай урамындагы «Янтарь» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм физик зат А.Э. Чапурина милке саналган җир кишәрлекләрендә чүп өемнәре кала бирә. Әлеге хокук бозучыларга карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде, хәзерге вакытта судка материаллар әзерләнә.
Табылган чүплекләрнең иң эресе Вахитов районының Ямская урамындагы 1000 кв. м мәйданлы участокта урнашкан. Бу Колхоз базарыннан ерак түгел урнашкан элеккеге җиләк-җимеш базасы. «Сантос» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте участогы милекчесенә карата судка дәгъва гаризасы бирелгән.
Д.Кадыкеев шулай ук, 2019 елның 10 ае дәвамында йорт яны һәм тирә-юньдәге территорияләрне тиешенчә карап тотмаган өчен 143 беркетмә төзелүен, бу узган ел белән чагыштырганда 38%-ка күбрәк, һәм контейнер мәйданчыкларын тиешенчә карап тотмаган өчен 32 беркетмә төзелүен әйтте. Территорияләрне карап тоту буенча берничә тапкыр хокук бозулар «Уютный дом», «Уют Сервис», «РАН Сервис», Мәскәү районының Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе, Идел буе авария-диспетчерлык хезмәте һәм башка идарәче компанияләрдә ачыкланган. Контейнер мәйданчыкларын карап тоту буенча иң күп хокук бозу очраклары «Заречье» идарәче компаниясе һәм «Магнит» челтәре сәүдә объектлары - «Тандер» акционерлык җәмгыяте компаниясе территорияләрендә теркәлгән.
Денис Калинкин шулай ук чиреккә – 24%-ка – яшелләндерелгән территориядә машина кую фактлары санының кимүен яхшы нәтиҗә дип атады. Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы аңлатып узганча, бу ишегалды территорияләрен ремонтлау белән бәйле, шуның нәтиҗәсендә поребриклар биекләнә һәм яңа парковка кесәләре оештырыла. Быел яшел территориядә машина куюның барлыгы 27616 факты теркәлгән.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе шулай ук Административ-техник инспекция идарәсе эшенең тагын бер нәтиҗәсенә игътибар итте – бүгенге көндә гамәлдә булган 148 төзелеш мәйданчыгының бары тик берсе генә («Антек» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте заказчысы) тәгәрмәчләрне юу пункты белән җиһазландырылмаган булып кала бирә. Быел барлыгы 211 төзелеш объекты Административ-техник инспекция идарәсе контролендә булган, шуларның 90%-ы – коммерция төзелеше объектлары. Җәйге чор башына тәгәрмәчләрне юу пунктларының булмавы 25 төзелеш объектында ачыкланган, хокук бозучылар административ җаваплылыкка тартылган.
Дмитрий Кадыкеев шулай ук хокук бозулар ачыкланган башка юнәлешләр турында сөйләде. Ел башыннан Казанда җир эшләрен оештыру һәм үткәрү турындагы Нигезләмә таләпләрен бозуның 451 очрагы теркәлгән. Күп тапкырлар хокук бозулар Казан җылылык челтәрләре мәйданчыкларында, «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте, «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе, «СтройГрупп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Контакт Энерго» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте мәйданчыкларында ачыкланды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча 272 субъект фасадларын һәм керү төркемнәрен тиешенчә карап тотмаган өчен җаваплылыкка 358 тапкыр тартылган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 75%-ка күбрәк. Иң күп хокук бозулар Казан электр челтәрләре подстанцияләрендә, «Городские мосты» муниципаль унитар предприятиесе, Вахитов районы идарәче компаниясе объектларында, «АгроТорг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Пятерочка», «Тандер» акционерлык җәмгыятенең «Магнит» акционерлык җәмгыяте һәм «Эдельвейс» акционерлык җәмгыятенең сәүдә объектларында ачыкланды.
Тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру тәртибен бозган өчен 534 беркетмә төзелгән. Шуларның 369-ы - үз белдеге белән урнаштырган, 74-е – элмә такталарның килешенгән паспортка туры килмәве, 57-се – реклама конструкцияләрен тиешенчә карап тотмаган өчен һәм 34-е – мәгълүматны Татарстан Республикасының телләр турындагы законы таләпләрен бозып урнаштырган өчен.
Эш нәтиҗәләре буенча килештерелмәгән 310 конструкция сүтелгән, 43 милекчегә тиешле рөхсәт кәгазе бирелгән. Иң күп хокук бозу очраклары «Тандер» акционерлык җәмгыяте, «Билбордс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «РТНК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Саулык» даруханәләре, «Пятое колесо» челтәре объектларында һәм башка объектларда ачыкланды.
Бу максатлар өчен билгеләнмәгән урыннарда мәгълүмати-басма продукция (листовкалар, игъланнар, плакатлар) урнаштырган өчен быел 277 беркетмә төзелгән. «Тандер» акционерлык җәмгыяте, шәхси эшмәкәр Долгов Д.В. һәм «Стокман» акционерлык җәмгыяте җаваплылыкка ешрак тартылдылар.
«Мондый нәтиҗәләргә бары тик эзлекле һәм системалы эш барышында гына ирешергә мөмкин, – дип ассызыклады Денис Калинкин. - Хокук бозуларны ачыклау гына түгел, кисәтү, беркетмә, штрафлар яки суд карарлары аша аны мәҗбүри рәвештә бетерүгә дә ирешергә кирәк».
Агымдагы елда Казанның Административ-техник инспекциясе идарәсе территория һәм объектларны карап тоту кагыйдәләрен бозу очракларын бетерү турында судка 94 дәгъва юллаган.
22 кагыйдә бозу милекчеләр тарафыннан судка кадәр барып җитмичә бетерелгән. Мәсәлән, «Делфо-Гулливер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте элмә тактаны (Ямашев проспекты, 95), Ершов урамы, 5 адресы буенча урнашкан «Лето» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шлагбаумны демонтажланган.
59 дәгъва буенча судның уңай карарлары чыгарылды. Әйтик, Пушкин ур., 29а адресы буенча урнашкан «Колизей» комплексының барлык милекчеләре бинаның фасадын ремонтладылар. «Казанка-4» торак-төзелеш кооперативы (Р.Зорге ур., 113), суд карары белән, килештерелмәгән урында парковка урнаштыру нәтиҗәсендә юкка чыгарылган йорт яны территорияләрендәге яшел үсентеләрне торгызды. «Капитал-Траст-Инвест» идарәче компаниясе тарафыннан Восстание ур., 100 к.118 адресы буенча буенча җимерелгән бина сүтелгән. Сул Болак, 56 адресы буенча урнашкан «Старый город» идарәче компаниясе законсыз куелган шлагбаумны сүткән.
2019 елда суд приставлары хезмәте белән, җайга салынган эш нигездә, элмә такталарны һәм шлагбаумнарны демонтажлау буенча узган еллардагы 54 суд карары үтәлгән.
Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, Восстание ур., 100 «Химград» объекты проблемалы булып кала бирә, анда бина хуҗасы А.Р. Фәсхетдинов, акча булмауга сылтап, фасадны ремонтлау кирәклеге турында 2016 елгы суд карарын үтәми.
Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин Торак-коммуналь хуҗалык һәм тышкы төзекләндерү комитетларын, шулай ук район администрацияләрен әлеге фактларга игътибар белән анализ ясарга һәм идарәче компанияләрне һәм аталган муниципаль предприятиеләрне ни өчен эшләп бетермәүләрен ачыкларга чакырды.