Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.08.2018, 11:56

Денис Калинкин: “Казан – Россиянең арт-резиденция эшләгән бик аз шәһәрләре арасында берсе”

Лев Толстойның оныкчыгы “Иске Татар бистәсе” арт-резиденциясе проекты кысаларында педагоглар өчен “Толстой укуларында” катнаша.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август, Екатерина Виславская). “Иске Татар бистәсе” арт-резиденциясе проекты кысаларында Казанда рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен танылган язучылар һәм әдәбият белгечләре катнашында “Толстой укулары” үтәчәк. Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин чарага укытучыларны гына түгел, укучыларны да җәлеп итәргә чакырды.

Казан турында әсәрләр тууга булышлык итәргә тиеш булган проект 2017 елның ноябрендә Казан Мэры Илсур Метшин инициативасы буенча Башкарма комитет ярдәмендә барлыкка килде, дип искәртте Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов. Арт-резиденцияне булдыру идеясе язучы, Пушкин премиясе лауреаты Илдар Абузяровныкы. 10 ай эчендә биредә 12 автор булган, алар арасында – Роман Сенчин, Герман Садулаев, Павел Басинский, Сергей Шаргунов, Танер Мурат, Татьяна Волошина-Орлова һ.б.

“Арт-резиденциянең миссияләренең берсе – шәһәрлеләрдә әдәбиятка кызыксыну яңарту, - дип саный Денис Калинкин. – Язучыларның укучылар белән кызыклы очрашулары һәрвакыт китаплар укырга теләк уята. Бу искиткеч”.

Киләчәккә планнарга килгәндә, арт-резиденция ярдәмендә көзен Толстой елы кысаларында рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Толстой укулары” үтәчәк. “Укуларда педагоглар өчен бөек рус язучысы турында 65 түләүсез лекция булачак, алар сентябрьдән ноябрьгә кадәр үтәчәк”, - диде Азат Абзалов. Чарада Россия президентының мәдәният сәясәте буенча ярдәмчесе Владимир Толстойның кызы, Лев Толстойның оныкчыгы Анастасия Толстая, язучы Сергей Шаргунов, язучы һәм әдәбият белгече Владислав Отрошенко, Төньяк-Көнбатыш университеты (Эванстон, Иллинойс штаты) профессоры, рус әдәбияты һәм рус музыкасы турында лекцияләр авторы Ирвин Вайль катнашачак. Башкарма комитет җитәкчесе проектны хуплады. “Мәгариф идарәсен проект кураторлары белән тыгызрак эшләргә чакырам. Язучылар белән укучыларның очрашулары матур гадәт булырга тиеш”, - диде ул.

Ул искәртеп үткәнчә, “Иске Татар бистәсе” арт-резиденциясе – Казан турында яңа әсәрләр тууга булышлык итүдә омтылыш. “Бер елдан ким вакыт эчендә без яхшы нәтиҗәләр күрдек: “Юность” журналының Казан турындагы чыгарылышы, “ЛитоДрама” халыкара драматургия бәйгесе кысаларында халыкара пьесалар бәйгесе, “ЭКСМО” нәшрияты Казан турында җыентык чыгарырга планлаштыра, - диде Денис Калинкин. – Казан – Россиянең арт-резиденция эшләгән бик аз шәһәрләре арасында берсе. Күп кенә язучылар Казанга килеп киткәч, “Российская газетага”, “Независимая газетага”, “Эксперт” һәм “Русский пионер” журналларына үзләренең тәэсирләрен сөйләделәр. Әлбәттә, бу Казан брендына рекламага карганда яхшырак эшли”.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.08.2018
Видеорепортаж
13.08.2018 10:47
Арт-резиденция кысаларында Казан укучыларының язучылар белән очрашулары даими узачак
Барлык яңалыклар