В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда чыгарылган чүп-чар саны ике тапкырга арткан – 2-нче гыйнварда 2,8 мең тонна калдык чыгарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Казанда Яңа ел бәйрәмнәре вакытында коммуналь хезмәтләр эше көчәйтелгән режимда алып барыла – ишегалларын кардан чистартуга ишегалларын җыештыручылар күбрәк җәлеп ителә, ә чыгарылган чүп-чар саны бу чорда ике тапкырга диярлек арткан. 2-нче гыйнвар «иң кызу» көн булды - коммуналь хезмәткәрләр 2,8 мең тоннага якын калдык чыгарды, гадәттә уртача 1,5-1,6 мең тонна чүп-чар чыгарыла. Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин көнкүреш калдыкларын вакытында чыгару һәм ишегалларын кардан чистартуның сыйфатын тикшерде. Ул шәһәрнең Яңа Савин һәм Совет районнарындагы ишегалды территорияләрен карап чыкты һәм ишегалларындагы тротуарларның торышына аерым игътибар бирергә кушты.
Территорияләрен карау Яңа Савин районыннан башланды - биредә Башкарма комитет башлыгы Ф.Әмирхан проспекты буенча урашкан 4а номерлы йорт ишегалдын һәм Голубятников урамындагы 30-нчы номерлы йорт янындагы ишегалдын карады. Узган ел ахырында Яңа Савин районында калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю гамәлгә кертелә башлады – моның өчен махсус контейнер мәйданчыклары төзелде, аларда чүп-чар эшкәртелә һәм эшкәртелми торган ике фракциягә сортлана. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин искәртеп узганча, бүгенге көндә Казанда ишегалларының 80%-ында каты коммуналь калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен контейнерлар урнаштырылган. Моннан тыш, ишегалларының яртысыннан артыгы пластик җыю өчен чүп савытлары белән җиһазландырылган.
Халык акрынлап яңа кагыйдәләргә ияләшә һәм калдыкларны сортларга аера, дип билгеләп үтте Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев.
Калдыкларны Совет районында яшәүчеләр дә сортларга аера, анда шулай ук махсус контейнерлар урнаштыралар. Башкарма комитет җитәкчесе Себер трактындагы 22-нче номерлы йорт һәм Академик Кирпичников урамындагы 19-нчы номерлы йорт ишегалларын, шулай ук Журналистлар урамы буенча урнашкан 5а йорты янында җиһазландырылган контейнер мәйданчыгын карады.
Эшкә урам җыештыручыларны һәм махсус техниканы күбрәк җәлеп итү, шулай ук чүпне көн саен чыгару режимы ишегалларын тәртиптә тотарга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте Д.Калинкин. «Бәйрәмнәр ахырына кадәр шулай дәвам итүне һәм йомшаклык күрсәтмәвегезне үтенәм», - дип өстәде ул.
Чүпне чыгарудан тыш, Д.Калинкин ишегалларны кардан чистартуның сыйфатын да тикшерде. И.Гыйниятуллин аңлатканча, гыйнварның беренче көннәрендә эшкә ишегалды җыештыручыларны күбрәк җәлеп иткәннәр – уртача алганда ишегалды территорияләрен җыештыру эшенә көн саен 1,5 мең кеше җәлеп ителә. «Бүген эшләү җиңелрәк булды, чөнки күпчелек казанлылар үз эшләре буенча таралышты һәм ишегалларында машиналар азайды», – дип өстәде ул.
«Иң мөһиме - вакытында карны җыештыру, бозлавык булса, вакытында тиешле чаралар күрү», – диде Башкарма комитет җитәкчесе.
И.Гыйниятуллин сүзләренә караганда, коммуналь хезмәтләрнең көчәйтелгән эше барлык бәйрәм яллары дәвамында дәвам итәчәк.
Йорт яны территориясен чистарту сыйфаты гамәлдәге нормативларга туры килмәсә, шәһәрлеләр идарәче компаниягә мөрәҗәгать итә яки «Ачык Казан» сервисы сайтында яки телефон аша гариза калдыра алалар: +7 (843)236-41-23 яки 063. Кайнар линия телефоннары барлык район администрацияләрендә эшли.
Эшлекле сәфәрдә шулай ук Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов, Торак коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов, идарәче компанияләр вәкилләре һәм башкалар катнашты.