В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм көннәрендә шәһәр ишегалларыннан 76,3 мең куб чүп чыгарылган һәм утилизацияләнгән – гадәти көннәрдән 15 процентка артык.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче гыйнвар, Михаил Ченцов). Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанның торак-коммуналь секторы предприятиеләре үзләренең эшен дәвам итә. 5 гыйнварга китерелгән мәгълүматлар буенча, күп фатирлы һәм индивидуаль торак төзелеше территорияләреннән 76,3 мең куб чүп чыгарылган һәм утилизацияләнгән. Бу исә гадәти көннәр белән чагыштырганда, уртача 15 процентка артык. ТКХ хезмәтләренең калдыкларны чыгару буенча эшләрен бүген Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин тикшерде. Күчмә киңәшмәдә катнашучылар Х.Ямашев пр-ты, 74, 76 һәм Ф.Әмирхан пр-ты 2а йортларының ишегалларын, шулай ук Кайбицкая ур., 2, 4, 6, 8 номерлы йортларның территорияләрен карап чыктылар.
Күчмә киңәшмәдә Баршкарма комитет җитәкчесе – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, “Уютный дом” идарә итүче компаниясе директоры Марат Нуриев, “Жилищник-2” идарә итүче компаниясе директоры Сергей Измалков һәм башкалар катнашты.
Яңа ел каникуллары ТКХ өлкәсе хезмәткәрләре өчен традицион рәвештә иң киеренке вакыт булып санала. Йортлар территорияләрен һәм кварталлар эчендәге юлларны чистарту эшендә көн дә 1523 урам җыештыручы һәм 111 берәмлек махсус техника катнаша. И.Гыйниятуллин сүзләре буенча, 1 гыйнварда чүп чыгару кизү режимында башкарылган, 2 гыйнвардан башлап – эш режимында. Күләме буенча иң күп чүп калдыклары 31 декабрьгә туры килгән, бу көнне, гадәти көн белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк чүп чыгарылган. “2 гыйнвардан башлап чүп күләме акрынлап кими бара. Быел бәйрәмнәрдән соң кар күп яумады, шул яктан яхшы булды. Шулай да, юлларның торышы кайбер урыннарда начар, тулаем алганда шәһәрдә барысы да контрольдә”, - диде ул.
Йорт яннары территорияләрен санитар карап тоту эшләре белән бергә түбәләрдән кар һәм бозларны төшерү эшләре башкарыла.
Денис Калинкин фикере буенча, коммуналь хезмәтләр куелган бурычларны үтиләр, шулай да бу урында тукталып калырга түгел. “Шәһәр буенча йөрдек. Барлык урыннарда да бер үк хәл – чиста ишегаллары һәм контейнер мәйданчыклары. Оештырылган эшегез өчен рәхмәт, шулай дәвам итәргә. Бәйрәмнәр әле дәвам итә, уяу торыгыз, якшәмбе көнгә көчле кар яву фаразлана”, - диде Башкарма комитет җитәкчесе.
Искәртергә кирәк, Казанда барлыгы 550 берәмлек кышкы җыештыру техникасы һәм 312 берәмлек төягеч техника бар.
Сезон башыннан шәһәр юлларыннан 203 тонна кар чыгарылган. 22 мең тонна бозлавыкка каршы катнашма кулланылган. Аерым контроль астында – җәяүлеләр сукмаклары һәм тукталыш мәйданчыклары торышы.