Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.07.2018, 14:00

Денис Калинкин Идел буе районында ишегалдын төзекләндерү эшләре барышын тикшерде

Биредә яшәүчеләр үтенече белән 54 парковка урыны оештырылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль, Ксения Швецова). Казанда ишегаллары территорияләрен төзекләндерү эшләре дәвам итә – бер үк вакытта эшләр 64 объектта башкарыла. Бүген Денис Калинкин Идел буе районындагы шундый ишегалларының берсендә төзекләндерү эшләре барышын тикшерде.

3,7 мең кв м мәйданлы ишегалдын яңартуны Спартак ур., 125, 141, Качалов ур., 86, 104, Газ ур., 4 йортларында яшәүчеләр күптән көтәләр. Подрядчы – “Казаньдорстрой” ҖЧҖ, субподрядчы – “Фаворит” төзелеш компаниясе. Хәзерге вакытта асфальт капламын яңарту эшләренә әзерләнәләр. Бу территорияне яңартуга 7,3 млн сум каралган.

Денис Калинкин биредә яшәүчеләрнең фикере исәпкә алынганмы, дип кызыксынды. “Гражданнар мәнфәгатьләре исәпкә алынган, шул исәптән, алар үтенече белән 54 өстәмә парковка урыны ясыйбыз”, - диде “Фаворит” директоры Николай Хрустов. Өстәргә кирәк, ишегалларын төзекләндерү программасы буенча Казанда 5 мең парковка урыны ясарга планлаштырыла.

Быел Казанда йорт территорияләрен төзекләндерү эшләренә республика бюджетында 1 млрд сум каралган. Бу суммага 457 мең кв.м мәйданлы 430 ишегалды төзекләндереләчәк, дип искәртте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Эдуард Вафин. “Хәзерге вакытта 74 объектта эшләр тәмамланды, 64-ендә дәвам итә. Программа буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 40% тәшкил итә. 2011 елдан программа буенча 2215 йорт территориясе төзекләндерелде, бу исә Казанның төзекләндерелергә тиешле барлык ишегалларының 73% тәшкил итә”, - диде Э.Вафин.

“Мондый тизлек белән Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Казанның төзекләндерелергә тиешле барлык ишегалларын төзекләндереп бетерәчәкбез”, - диде Д.Калинкин һәм подрядчыларга сыйфатлы эшләре өчен рәхмәтен белдерде.

Күчмә киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов һ.б. катнашты.

Фоторепортаж
Видеорепортаж
18.07.2018 13:58
Денис Калинкин Идел буе районында ишегалдын төзекләндерү эшләре барышын тикшерде
Барлык яңалыклар