Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.03.2019, 16:05

Денис Калинкин Казан бистәләренең язгы ташкынга әзерлеген тикшерде

Гражданнар саклау идарәсе башлыгы фаразларына караганда, язгы ташу апрельнең беренче яртысында башланачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март, Алинә Бережная). Бүген Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин Казан бистәләрендә язгы ташу вәзгыяте белән танышты. Аерым алганда, ул Самосыр поселогында булды. Торак массивның язгы ташуга әзерлеге турында Гражданнар саклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов сөйләде.

Фердинант Тимерханов бүгенге көндә Казанда һава торышының уңай һәм тискәре температураларны чиратлап торуы язгы ташуның имин үтүе өчен уңай булуын белдерде. Кинәт һәм тотрыклы рәвештә җылынганда түбән территорияләрне су басарга мөмкин. Төп куркынычлар түбәнлектә һәм шәһәрнең кече елгалары ярларында урнашкан торак массивларга туры килә, чөнки кар эрегән вакытта суның төп өлеше Казансу, Киндер, Вертлевка, Нокса, Коры елгаларга эләгә.

Кайбер язгы ташу сулары белән бәйле вәзгыятьне проблемалы зоналарда биналар төзи торган җирле халык һәм эшмәкәрләр үзләре дә кискенләтә. Әйтик, Самосыр бистәсендә, Мамадыш тракты буенда, су агымының параметрларын килештермичә, ике шәхси объект төзелгән. Төзелеш вакытында грунт 1,5 метрга күтәрелгән, бу исә суны читкә чыгаруга ярдәм иткән коеның ишелүенә китергән. Бүген Самосыр бистәсендә кар катламының дәрәҗәсе 1 метрга җитә, түбән территорияләрне су басу мөмкин, аерым алганда, хәвеф зонасында Мир урамында урнашкан 18 йорт урнашкан, дип искәртте Фердинат Тимерханов. «Күмелгән кое да су үткәрүне катлауландыра, хәзер үткәрү торбалары ташкын суын җибәрә алмый, димәк, язгы ташу сулары сулары Нокса елгасына эләгәчәк», - дип аңлатты Гражданнар саклау идарәсе башлыгы.

Күчмә киңәшмәдә катнашучылар, территорияне карап чыгу барышында, проблемалы участокны су баскан очракта, суны суырып ала торган насослар урнаштырылачак, дигән карар кабул иттеләр. Моннан тыш, бүген проблемалы участокта махсус техника ярдәмендә су кую өчен канал чистартылды.

Гражданнар саклау идарәсе башлыгы фаразларына караганда, язгы ташу апрельнең беренче яртысында башланачак, хәзер коткаручылар һәм юл хезмәтләренең төп көчләре ташудан килгән нәтиҗәләрне булдырмауга юнәлтелгән.

Шулай итеп, шәһәрдә 3 км озынлыктагы су үткәрү канаулары яңартылган, ташу сулары өчен киртәләр булдырылган һәм кечкенә елгаларның суын чистарту эшләре башкарылган. «Хәзерге вакытта җир асты кичүләрендә насос җиһазларына ревизия ясала, инде 4913 яңгыр канализациясенең 1900-е чистартылган, оешмаларда һәм идарә компанияләрендә махсус басмалар һәм ком тутырылган капчыклар әзерләнгән», - дип сөйләде Ф.Тимерханов. Язгы ташу вакытын оператив рәвештә хәл итү өчен барлыгы 150 маневр төркеме, 137 берәмлек техника, 147 насос, 2370 ком турырылган капчык һәм 810 басма әзерләнгән. Моннан тыш, халыкны вакытлыча урнаштыру өчен 2910 кеше сыйдырышлы 12 пункт билгеләнгән.

Моннан тыш, тәүлек буе Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм Бердәм кизү-диспетчерлык оешмасының оператив хезмәтләре эшли, су баскан очракта, халык 8 (843) 555-07-96 яки 8 (843) 264-41-09 телефоннарына шалтыратып мөрәҗәгать итә ала.

Коткаручылар яз башыннан су басу куркынычы зонасында урнашкан бистәләрдәге йортларга йөри башлады. Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре халыкка инструктаж үткәрә, листовкалар тарата, куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә.

Гражданнарга мәгълүмат бирү кирәклеге турында Казан Мэры Илсур Метшин да сөйләде. Күптән түгел узган эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр башлыгы район башлыкларына язгы ташуга әзер булырга кушты. «Быел кар чыннан да бик күп. Коткаручылардан район администрацияләре белән берлектә халыкка мәгълүмат җиткерүләрен сорыйм, ялгыз өлкәннәргә аерым игътибар бирергә кирәк», - диде Мэр.

Чарада шулай ук Казанның Совет районы башлыгының беренче урынбасары Андрей Яковлев һәм экологик күзәтчелек хезмәткәрләре катнашты.

Фоторепортаж
Денис Калинкин Казан бистәләренең язгы ташуга әзерлеген тикшереп кайтты, 19.03.2019
Видеорепортаж
19.03.2019 13:55
Денис Калинкин Казан бистәләренең язгы ташуга әзерлеген тикшереп кайтты, 19.03.2019
Барлык яңалыклар