Казанда архитекторлар һәм урбанистлар өчен белем бирү воркшопы старт алды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Казанда, «Смена» заманча мәдәният үзәгендә, архитекторлар һәм урбанистлар өчен белем бирү воркшопы старт алды. Биш көн дәвамында Голландия һәм Россия белгечләре Иске Татар бистәсенең сәнәгать зоналарында урнашкан объектлар мисалында тарихи территорияләрне үстерү юлларын эзләячәкләр. Воркшоп бүген «Смена»да ачылган «Үзгәртеп кору. Җайлаштыру. Саклау. Мәдәни мирас белән эшнең Голландия тәҗрибәсе» күргәзмәсе кысаларында оештырылган. Воркшопны һәм экспозицияне ачуда Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты.
Воркшопта катнашучыларга һәм экспертларга, җирле ландшафтны, хокукый һәм шәһәр төзелеше контекстын исәпкә алып, территорияне үстерү концепциясен һәм тарихи тирәлек белән эшләү өчен комплекслы карар формалаштырырга кирәк булачак. Эшләр Иске Татар бистәсе территориясендә урнашкан объектлар - зур мунча һәм Крестовниковлар заводы мисалында башкарылачак. «Шәһәрнең өчтән бере иске заводлар, предприятиеләр урнашкан сәнәгать секторында урнашкан. Без алар өчен яңа күзаллау булдырырга телибез. Әлеге объектларны сайлау юктан гына түгел: без Фәткуллин урамындагы бульварны, үзгәртеп, Кабан күле белән тоташтырырга телибез», - дип сөйләде Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова.
«Бүгенге көндә аерым игътибар бирелә торган иҗтимагый киңлекләр тарихи объектлар белән янәшә тора, әмма алар белән хезмәттәшлек итмиләр», - дип аңлатты Д.Толовенкова. – «Соңгы елларда Голландия хезмәттәшләре бу эштә бик уңышлы чыгыш ясадылар. Без аларның тәҗрибәсен, алымнарын, белемнәрен кулланырга булдык - алга таба шәһәребезне тагын да матуррак, үзенчәлеклерәк һәм төрле планнарга баетырга телибез».
Воркшоп вакытында экспертлар һәм катнашучылар объектларны тирәнтен аңлау өчен мәгълүмат туплаячак, анда яшәүче һәм эшли торган кешеләр белән аралашачак, ландшафтның һәм якын-тирә җәмәгать киңлекләренең үзенчәлекләрен өйрәнәчәк, дип билгеләп үтте воркшоп экспертларының берсе, Mei architects and planners оешмасының өлкән архитекторы Лейн Кооман.
«Казан - мең еллык тарихы булган шәһәр. Әмма күп кенә биналар яңа карашны һәм яңача якын килүне таләп итә. Без сезнең белән яңа карарлар табу өчен эшләргә риза булуыгызга шатбыз», - дип ассызыклады Денис Калинкин, кунакларга мөрәҗәгать итеп.
Казанның баш архитекторы урынбасары: «Воркшопның максаты – атна ахырында йомгаклау проектын бирү түгел, ә архитектура фикере үсешенең яңа драйверын укыту һәм эзләү», - дип өстәде. Моннан тыш, ул белем бирү проектында катнашучыларның студентлар булмавын, ә инде хәзерге вакытта үз эшләрендә алган белемнәрен куллана алырдай яшь архитекторлар, реставраторлар, урбанистлар, дип билгеләп үтте.
Воркшоп тьюторлары Голландия һәм Россия белгечләре булды: Голландиянең мәдәни мирас агентлыгында тарихи мохит буенча эксперт-консультант Йон ван Ройен, Mei architects and planners өлкән архитекторы Лейн Кооман, ландшафт архитекторы Ева Радионова, Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова. Экспертлар - Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова, архитектор Олег Маклаков, КДАТУ доценты Ләйлә Сәйфуллина, мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе урынбасары Светлана Персова, Казанның экс-баш архитекторы Татьяна Прокофьева, эколог, КФУның өлкән укытучысы Галина Юпина. Воркшопны оештыручылар - Казан Башкарма комитеты һәм шәһәр Мэриясе каршындагы иҗади төркем.
22-нче ноябрьгә кадәр «Смена» үзәгендә эшләячәк күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләрне Башкарма комитет җитәкчесе карады. «Биредә тарихи төзелешләрне үзгәртеп кору һәм җайлаштыру буенча 20 эш күрергә мөмкин: Голландия белгечләре тарафыннан эшләнгән һәм Нидерланд, Россия, Германия, АКШ, Италия һәм Кытайда тормышка ашырылган архитектура һәйкәлләре һәм сәнәгать объектлары. Алар арасында кунакханәгә әйләндерелгән су башнясы, китап кибетенә әйләндерелгән чиркәү һ.б. бар. Килүчеләр өчен без бу объектларга, шулай ук әлеге эштә катнашкан төрле һөнәр ияләренә багышланган интервью һәм фильмнар әзерләдек», - дип сөйләде күргәзмә кураторы Ева Радионова.
Реконструкция проектлары, Голландиянең әйдәп баручы архитекторлары һәм дизайнерлары фикеренчә, үз эченә тарихны һәм мәдәниятне саклап калуны да, заманча җәмгыятьтә булган яңа идеяләр һәм алымнарны да берләштерә. Голландия белгечләре тарафыннан эшләнгән мирас белән эшләү ысулы «үсеш аша саклап калу» тезисына нигезләнгән. Мәдәни мирасны көндәлек шәһәр тормышының бер өлеше буларак аңлап, алар аны, халыкның ихтыяҗларын исәпкә алып, шәһәрнең заманча структурасына әйләндерәләр һәм урнаштыралар. Элегрәк күргәзмә Мәскәү, Санкт-Петербург, Иваново, Красноярск, Екатеринбург һәм Тула шәһәрләрендә булган иде инде.
Чараны ачу тантанасында шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, «Иске шәһәр» территориясе префекты Марат Усманов, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина, Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров һәм башкалар катнашты.