В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Башкарма комитет җитәкчесе Илсөяр Төхвәтуллинаның зур тәҗрибәгә ия булуын билгеләп үтте һәм аңа уңышлар теләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы октябрь, Ксения Швецова). Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе хезмәткәрләренә Казанның яңа баш архитекторын - Илсөяр Төхвәтуллинаны тәкъдим итте. Ул яңа җитәкченең зур тәҗрибәгә ия булуын билгеләп үтте һәм аңа эшендә уңышлар теләде.
Д.Калинкин искәрткәнчә, шәһәрнең баш архитекторы вазифасына сайлап алу туры Казанда атна башында узды. Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендәге утырыш нәтиҗәләре буенча дүрт кандидат арасыннан экспертлар шәһәрнең баш архитекторы итеп Илсөяр Төхвәтуллинаны сайлады.
«Илсөяр Төхвәтуллина безнең өчен яңа кеше түгел, без аны беләбез, аның эш тәҗрибәсе зур, - диде Д.Калинкин. - Ирина Витальевна (Дябилкина, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы - ред.иск.) җитәкчелегендә тату команда булып, шәһәребез файдасына бергәләп эшләрбез дип өметләнәм».
Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина Илсөяр Төхвәтуллинага ведомство эшенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Ул бүгенге көндә идарәдә 23 бүлек бар, аларда 170 кеше эшли, дип билгеләп үтте. «Узган ел безгә карап тикшерү өчен 58 мең 800 мөрәҗәгать килде. Шуларның 8 мең 880-е - контроль йөкләмәләр, 27 мең 340-ы - муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә гаризалар. Эшебез бик күп, - дип сөйләде И.Дябилкина. - Без сезне безнең идарәдә күрүебезгә шатбыз һәм Сезнең һәрвакытта да фикердәшләрегез күп булуын, Сезне һәрвакыт ишетүләрен һәм һәр эштә булышуларын телибез».
«Идарәдә чын профессионаллар коллективы формалашканлыгына ышанам, һәм бергәләп уңышлы эшләячәгебездә шикләнмим, - диде И.Төхвәтуллина, яңа хезмәттәшләрен сәламләп. - Без яңа, катлаулы, зур, кызыклы бурычлар куячакбыз - һәм аларны бергәләп хәл итәчәкбез».
Чарада шулай ук шәһәрнең элеккеге баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, шәһәрнең баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова һәм башкалар катнашты.