В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе ветеранга күрсәткән батырлыгы, рухи ныклыгы һәм илне азат итүе өчен рәхмәт белдерде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель, Алинә Бережная). Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Николаевич Саловны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Ул Совет районының Глушко урамында яшәүче ветеранга кунакка килде, аңа Җиңүнең 75 еллыгына чыгарылган юбилей медален, Татарстан Президенты һәм Казан Мэрының котлау хатларын тапшырды.
Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Салов кунакларны парад формасында каршы алды. «Полковник Саловның килүен хәбәр итәргә рөхсәт итегез», - дип кунакларга честь бирде ветеран.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин ветеранга күрсәткән батырлыгы, рухи ныклыгы һәм илне азат итүе өчен рәхмәт белдерде. «Сез чын герой, безнең горурлыгыбыз, батырлык, ныклык үрнәге булып торасыз, сезнең ярдәм белән тыныч күк йөзен күрәбез. Сезнең батырлыгыгыз алдында баш иям», - дип мөрәҗәгать итте Михаил Николаевичка Денис Калинкин.
Ветеран сөйләгәнчә, 1942 елда, пехота һәм танк әзерлеге курсларын тәмамлап, 324 чыгарылыш укучысы белән фронтка киткән. Сугыш вакытында Ржев янындагы һәм Курск дугасындагы сугышта катнашкан. Аңа 92-нче танк бригадасының 300-нче танк батальоны командиры вазифасы бирелгән. Ржев янындагы сугышларның берсендә яраланган һәм запаска җибәрелгән. «Фронттан китәргә теләмәдем, сугышчан иптәшләремне ташлый алмадым, табиблар минем сугышуны дәвам итә алмавымны җиткерде, мин һаман киресен таләп иттем һәм үз дигәнемә ирештем», - дип сөйләде Михаил Николаевич.
Лейтенантның күрсәткән батырлыгы өчен Саловны 334-нче танк батальоны составына танк командиры вазифасына кабул итәләр. Ул Көнбатыш фронт һөҗүмнәрендә катнаша. 1943 елның 8-нче мартында Букань авылы янындагы сугышларда ул дошманның 3 ут пулемет ноктасын, 2 минометны, 3 эре калибрлы пулеметны, 1 ПТО пушкасын һәм 20-ләп немецны юк итә алган. «Бу иң канкойгыч сугышларның берсе иде, күз алдында иптәшләр үлде, ләкин чигенергә ярамый иде, - дип искә ала Михаил Николаевич. - Курку турында уйламадым, сугышчан бурычны үтәдем». Сугышта танкистны автомат пулясы белән яралыйлар. Рухы ныклыгы өчен аны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләгәннәр.
Бу - Михаил Николаевичның соңгы көрәше була, шуннан соң аны азат итәләр. Фронттан кайткач, ул Казан танк училищесында курсант взводы белән җитәкчелек иткән, курслар үткән һәм физик әзерлек укыткан. Соңрак ул Ленинград Кызыл Байрак хәрби-һава академиясен тәмамлый. Майор исемен алгач, Волгоград өлкәсенең Камышин шәһәренә җибәрелә, анда яңа типтагы ракета бригадасы формалаша. 1959 елда Украинага Стрый шәһәренә күченә. Анда Михаил Николаевич булачак тормыш иптәше Инна Дмитриевна белән танышкан, алар 63 ел гомер иткәннәр. 2006 елда ветеран хатынын һәм улын җирли һәм туган ягына - Казанга кайта.
Денис Калинкин ветераннан озак яшәү сере белән кызыксынды. «Мин балачактан хезмәткә өйрәндем, күп эшләдем, спорт белән шөгыльләндем һәм беркайчан да начар гадәтләрем булмады, хәзер дә саф һавада йөрергә яратам», - дип җавап бирде Михаил Николаевич.
Денис Калинкин ветеранга озын гомер теләде һәм аны Җиңү көненең 75 еллыгына чыгарылган юбилей медале белән бүләкләде. Шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе ветеранга Татарстан Президенты, Казан Мэры исеменнән котлау открыткасы, сугыш чоры җырлары белән диск һәм азык-төлек җыелмасы тапшырды.
Ветеранны котларга шулай ук Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов килде.
Исегезгә төшерәбез, Казанда сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен Җиңү көненең 75 еллыгына 8655 юбилей медале әзерләнде. Барлыгы республика башкаласында 9164 ветеран яши, алар арасында 596 фронтовик бар. Быел коронавирус инфекциясе аркасында ветераннарны традицион котлау ике форматта узачак: өйдә бүләк җыелмалары тапшыру һәм район администрациясенә туганнарны чакыру белән.