Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.01.2018, 12:35

Денис Калинкин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Прокуратура хезмәткәрләренә шәһәр бүләкләре тапшырылды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче гыйнвар, Михаил Ченцов). Россиядә бүген Прокуратура хезмәткәре көне бәйрәм ителә. Казанда хокук сагында торучы хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин котлады. Шәһәр прокуратурасы бинасында узган тантанада Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Сергей Старостин һәм Казан прокуроры Олег Дроздов катнаштылар.

“Прокуратура хезмәткәрләрен югары һөнәри осталык, бурычка тугрылык һәм искитмәле шәхси сыйфатлары һәрвакыт башкалардан аерып тора. Җинаятьчелек һәм коррупция белән аяусыз көрәш, гражданнарның хокукларын яклау, бердәм икътисади киңлек булдыру – болар сезнең көндәлек эшегезнең бер өлеше генә. Казан Мэры исеменнән, шәхсән үзем һәм барлык казанлылар исеменнән барлык прокуратура хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә”, - дип мөрәҗәгать итте Денис Калинкин прокуратура хезмәткәрләренә.

Башкарма комитет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, еш кына муниципалитет һәм прокуратура алдында уртак максатлар куелган. “Без барыбыз да шәһәр хуҗалыгының төрле өлкәләрендә законнар үтәлеше өчен көрәшәбез. Барыбыз да яхшы аңлый, төп бурычыбыз –ихтирам һәм законнарны үтәү кешенең табигый халәте булган хокукый дәүләт төзү”, - диде Д.Калинкин.

Тантана барышында Денис Калинкин прокуратура хезмәткәрләренә шәһәр бүләкләре тапшырды. Күпьеллык фидакарь хезмәте һәм законлылыкны һәм хокук тәртипләрен ныгытуга керткән өлеше өчен Казан Мэры рәхмәте белән Авиатөзелеш районы прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Сөләйманова, Вахитов районы прокуроры ярдәмчесе Ленар Гарипов, Мәскәү районы прокуроры ярдәмчеләре Тимур Әбдиев һәм Рөстәм Гатауллин, Яңа Савин районы прокуроры ярдәмчесе Ева Габитова, Совет районы прокуроры ярдәмчесе Руслан Дәүләтшин бүләкләнде.

Хезмәттәшләрен бәйрәм белән ТР прокуроры урынбасары Сергей Старостин да котлады. Ул билгеләп үткәнчә, республика прокуратурасы Россия ведомствосы системасында абруйлы урын алып тора, бу аның эше нәтиҗәләре белән дә раслана. “Узган елда, банк кризисы башланган вакытта, башкарылган эш күләмен күрәбез. Хәзерге вакытта гамәлдә булган нигезне нәкъ менә прокуратура салды. Хезмәт хаклары буенча бурычлар 100 млн. сумнан арткан чорда, хезмәт хакы буенча да прокуратура зур эш башкарды. Безнең чаралар ярдәмендә бурыч күләме 10 млн. сумга кадәр кимеде. Казан прокуратурасы, барлык төзүчеләрне төзелешне активлаштыруга төртеп, өлешләп төзү буенча да зур эш башкарды”, - диде ТР прокуроры урынбасары.

“Эшне дәвам итәргә, закон бозуларны юк итүдә көрәшергә кирәк. Барыгызга да сәламәтлек һәм уңышлар телим. Бәйрәм белән, хезмәттәшләр!”, - диде С.Старостин.

Чара азагында хезмәттәшләренә Казан прокуроры Олег Дроздов мөрәҗәгать итте. “Узган ел җиңел түгел иде, шулай да, безнең көч белән күп кенә проблемалар чишелде яисә аларның кискенлеге кимеде, дип билгеләп үтәсем килә. Башкарма комитетка рәхмәтемне белдерәм. Чыннан да, тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Уртак хезмәтебез белән шәһәребез халкының тормышын яхшыртачак бурычларны үтәүне дәвам итәрбез, дип ышанам”, - дип тәмалады ул.

Видеорепортаж
12.01.2018 11:22
Барлык яңалыклар