В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе шәһәр бүләкләрен тапшырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар). Бүген Казан прокуратурасы бинасында прокуратура хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Хезмәткәрләрне бәйрәм белән Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, ТР прокурорының беренче урынбасары Сергей Старостин һәм шәһәр прокуроры Олег Дроздов котладылар.
Чара кысаларында прокуратураның алдынгы хезмәткәрләре бүләкләнде. Шулай итеп, намуслы хезмәтләре һәм законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән өлешләре өчен Мәскәү районы прокуроры ярдәмчесе Эдуард Җамалиевка, Авиатөзелеш районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Наил Мирзануровка, Яңа Савин районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Азат Юнысовка һәм Вахитов районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Рәмзия Якуповага Татарстан башкаласы Мэрының Рәхмәте белән билгеләнделәр.
Совет районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Ленар Зәкиев, Идел буе районы прокуроры ярдәмчесе Зөлфия Люткова һәм Киров районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Фәттахов Илсур Метшинның Рәхмәт хатларын алдылар.