В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ел азагына кадәр Казан белән күрше районнарда 2,7 га һәм 17 га мәйданлы ике территорияне үзләштерергә планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август, Алсу Сафина). Бу елның башыннан Казанда Зур Дәрвишләр һәм Колсәет бистәләре янында күп балалалы гаиләләргә 500 участок бүлеп бирелгән. Ел азагына кадәр тагын 800 җир участогы бүлеп биреләчәк. Эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин билгеләп үткәнчә, бу эш дәвам итәчәк. Аерым алганда, моның өчен Биектау районында 1600 га мәйданлы федераль милектә торган җирне хуҗалык әйләнешенә кертергә планлаштырыла.
Денис Калинкин игътибар иткәнчә, Казанда күп балалы гаиләләрне җир участоклары белән тәэмин итү өчен бик күп эш эшләнә. “Эш тиз бармый, ләкин нәтиҗәләр күренә. Ел башыннан 500 участок бүленде, 800 участок ел азагына кадәр бүленәчәк, - диде Денис Калинкин. – Биектау районындагы федераль җирләргә хокук рәсмиләштергәч, тагын 1000 участок барлыкка киләчәк. Бу эш дәвам итәчәк”.
Искәртергә кирәк, Лаеш районының Сокуры бистәсе янында һәм Биектау районының Каймар бистәсе янында территорияләрне бүлү дәвам итә. Сентябрьдә Дачный авыл җирлеге территориясендә 133 җир участогын сайлау буенча чираттагы комиссияләр дәвам итә.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов сүзләре буенча, ел азагына кадәр Биектау районының Каймар бистәсендә 2,7 га һәм Лаеш районында 17 га территорияләрне үзләштерергә планлаштырыла. “Әлеге территорияләр буенча бүген инженер-геодезия тикшеренүләре, планировка һәм межалау эшләре оештырылган”, - диде комитет рәисе.
Билгеләп үтәргә кирәк, 2012 елдан бушлай җир участоклары белән 5088 күп балалы гаилә тәэмин ителде. Бушлай җир учатогын алырга хокуклары булган гражданнар исемлегендә 5 меңнән артык гаилә бар. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетына көн саен 50-дән артык күп балалы гаилә җир участокларына милек хокукларын теркәү өчен йөри.