Халыкка ташуларга әзерләнү һәм, торакларны су баскан очракта, үзләрен тоту кагыйдәләрен исләренә төшерергә кирәк, диде Башкарма комитет башлыгы.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). Ташу вакыты башланыр алдыннан халык белән эшне ныгытырга кушты бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин. Аның сүзләре буенча, халыкка ташуларга әзерләнү һәм, торакларны су баскан очракта, үзләрен тоту кагыйдәләрен исләрендә тотарга кирәк.
Шул ук вакытта, Башкарма комитет җитәкчесе ассызыклаганча, “җирдә” эшләргә – кече елгалар, дамблар һәм гидрологик корылмалар юлларын чистартырга кирәк. “Пробелмалы урыннар елдан-ел шул ук кала бирә. Төп эш районнар администрацияләренә йөкләнә”, - диде Д.Калинкин.
Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында су басарга мөмкин булган зонада Коры елга, Северный, Савиново һәм Дружба бистәләре территориясендә 86 индивидуаль торак йорт тора. Аларда 300-гә якын кеше яши. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев сөйләгәнчә, 616 яңгыр канализациясен, ачык яңгыр канауларын чистарту эшләре көтелә, бистәләрнең 20 урамыннан кар чыгару планлаштырылган, хәзерге вакытта өч урам чистартылган.
Киров һәм Мәскәү районнарында куркыныч зонасына 51 шәхси һәм 21 күп фатирлы йорт эләгә. Вахитов һәм Идел буе районнарында – 117 торак йорт, 50 күп фатирлы йорт.
Территориясе буйлап 4 елга аккан (Киндерле, Вертлевка, Казансу, Нокса) Совет районында 8 йомшак урын ачыкланган: Самосырово, Привольный, Вишневка, Вознесенское, Киндери, Карьер, Әки, Царицыно бистәләре, анда 592 йортта 1620 кеше яши. “Нокса елгасы буенда урнашкан Вишневка торак массивы аеруча куркыныч астында, - диде Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров. – Анда куркыныч астында Большая, Тамчы, Питрәч урамнары кала”.
Районнар администрацияләре башлыклары сүзләре буенча, барлык тиешле эшләр башкарыла. Моннан кала, тәүлек буе кизү тору һәм оператив хезмәтләр белән хезмәттәшлек итү оештырлачак.
“Узган еллар тәҗрибәсен исәпкә алып, су басарга мөмкин булган зонада яшәүчеләргә милекләрен һәм корылмаларын иминиятләштерергә, йортларының чормаларын бушатырга (кирәге чыкса, подвалдан әйберләрне шунда күчерергә), шулай ук өреп кабартыла торган резин көймәләрнең хәстәрен алдан күрергә киңәш ителә”, - диде Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм инвалидлыгы булган кешеләр санын ачыкларга кирәк. Шулай ук, аеруча куркыныч астына калырга мөмкин булган районнарда яшәүчеләрне өч көнгә җитәрлек азык-төлек, су һәм дарулар запасы әзреләү турында кисәтергә кирәк.
Сүз уңаеннан, идарә сайтында ташу вакытында үзеңне тоту буенча киңәшләр белән танышырга мөмкин.
Башкарма комитет җитәкчесе милекчеләргә карны чокырларга ташлау түгел, ә чыгару кирәклеге турында искәртергә өндәде. Фердинант Тимурханов билгеләп үткәнчә, яр буенча урнашкан урамнарда яшәүчеләр карны шунда гына өйгәнгә, ясалма буалар пәйда була. Алар, ауган агачлар кебек үк, су үтүчәнлеген киметә. Аерым алганда, Вертлявка елгасы ауган агачлар белән капланган. Елгаларга карны Заречная урамында яшәүчеләр һәм эшмәкәрләр – Мамадыш трактында урнашкан склад биналарыннан – ташлый.
Тулаем алганда, Фердинант Тимурханов хәбәр иткәнчә, елга буйларында урнашкан бистәләрдә су ташу, һава температурасының кинәт күтәрелеп китүе сәбәпле, мөмкин. Шәһәрдә халыкны вакытлыча урнаштырып тору өчен 11 пункт каралган, җайланмалар, суда йөзү чаралары, су тарттыру механизмнары, эзләү-коткару отрядлары әзер. Шәһәрнең һәр районында насослар, техника белән җиһазландырылган мобиль пунктлар бар.