Ул икътисад, төзелеш, демография һәм башка өлкәләрдәге төп күрсәткечләр белән уртаклашты
Фото: Казан шәһәр Думасы
Спикер сүзләренә караганда, узган ел Башкарма комитет эшчәнлеге илкүләм иминлекне тәэмин итү, читтән янаган куркынычларны кисәтү һәм аларга каршы тору, шулай ук илкүләм бердәмлекне ныгыту кебек ил күләмендә өстенлекле саналган мәсьләләрне исәпкә алып төзелгән. Казанда шәһәр мохитен яхшырту, инфраструктураны уңайлырак һәм куркынычсызрак итү, бизнесны үстерү өчен шартлар тудыру дәвам итте. «Без эш тәртибен башкалада яшәүчеләрнең фикерен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып төзибез. Әйтик, узган ел төрле элемтә каналлары аша 500 меңнән артык мөрәҗәгать алдык», – дип билгеләп үтте Денис Калинкин.
Ул 2023 елның Татарстан өчен М12 «Восток» федераль трассасы участогы ачылу белән истәлекле булуын ассызыклады. Яңа юлны эксплуатацияләү шәһәргә өстәмә бер миллион турист җәлеп итәргә, төзелеш тармагында эш урыннары санын – 3 меңгә һәм аның белән бәйле башка тармакларда 15-20 меңгә арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип ышана Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары.
Денис Калинкин икътисад өлкәсендә 2023 елда ирешелгән төп күрсәткечләр белән уртаклашты. Тулаем территориаль продукт күләме 1,3 трлн сумнан артык булыр дип көтелә. Сәнәгать җитештерүе индексы 102,1 % тәшкил иткән, ә үзебездә җитештерелеп озатылган товарның гомуми күләме 612 млрд сумга җиткән. Шулай ук халык саны миллионнан арткан шәһәрләр арасында инвестицияләр җәлеп итү буенча Казан лидер булып кала.
Бүген Татарстан башкаласында 82 меңнән артык кече һәм урта бизнес предприятиесе эшли, бу 2022 ел белән чагыштырганда бер меңгә күбрәк. Кече һәм урта бизнес секторында хезмәт куючы халык саны 380 мең кешене тәшкил итә. Узган елның тугыз аенда кече предприятиеләрдә акча әйләнеше 759,2 млрд сум дәрәҗәсендә булган – алдагы елның шушы чоры күрсәткече белән чагыштырганда 8,3% ка күбрәк. «Федераль һәм республика ярдәм чаралары кысаларында 1651 кече һәм урта бизнес субъекты 24,7 млрд сум акча алды. Шулай ук шәһәрдә муниципаль ярдәм чаралары гамәлдә булды», – дип билгеләп үтте спикер. 2023 елда үзмәшгульләр саны, өчтән бер өлешкә артып, 107 меңнән артып киткән.
Эшсезләр саны меңнән артык кешегә кимегән, ә эшсезлек дәрәҗәсе 0,49% тан 0,27% ка кадәр төшкән. Шәһәрнең 13 меңнән артык эш урыны тәкъдим итүче ике мең оешмасыннан вакансияләр пакеты формалаштырылган. Гражданнарны эшкә урнаштыру максатыннан вакансияләр тәкъдим итүче 62 ярминкә уздырылган.
«Шәһәр тарихында беренче тапкыр 1 млн 329 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Моннан тыш, «Социаль ипотека» программасы буенча 17 йорт төзелә, шуларның җидесендә төзелеш эшләре 2023 елда төгәлләнде», – дип белдерде Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары. Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 207 бина яңартылган, ә программа гамәлгә кергәннән башлап – 3800. Ишегалларына да игътибар бирелә: дүрт ел эчендә республика программасы буенча 1829 территория төзекләндерелгән, автомобильләр кую өчен өстәмә 20 меңгә якын урын булдырылган. Башкарылган эшләр 400 меңнән артык казанлының тормышын яхшыртырга мөмкинлек биргән. 2023 елда «Безнең ишегалды» программасы 473 йорт территориясен колачлаган.
Казанда юл-төзелеш эшләре темплары да арта: инфраструктураны үстерүгә рекордлы 28 млрд сум күләмендә акча юнәлдерелгән. Мәсәлән, Вознесение трактының бер участогында – Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр хәрәкәт ачылган, Горький шоссесын реконструкцияләү дәвам итә, Назарбаев урамындагы күперне ремонтлау буенча эшләр бер ел алдан төгәлләнгән. 11 поселокта 16 урам ремонтланган, Кремль дамбасы буйлап җәяүлеләр һәм велосипедчылар маршруты булдырылган. Яшел зоналарга килгәндә, Балыкчы бакчасы, Юнысов мәйданы, Горький паркына керү төркеме реконструкцияләнгән, «Светлая долина» торак комплексы янында парк ачылган, «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы урнаштырылган.
«Четерекле темалар турында сөйләсәк, бу, беренче чиратта, җәмәгать транспортына кагыла. Быел «МАЗ» маркалы 25 яңа троллейбус сатып алдык, әмма пассажирлар йөртүнең иң зур өлеше автобусларга туры килә, һәм бүген автобус паркының тузганлыгы үзен аеруча нык сиздерә. 250 транспорт берәмлеген алмаштыру таләп ителә, чөнки аларны эксплуатациялүнең чик срогы – 10 ел», – дип билгеләп үтте Денис Калинкин.
Казан – халык саны миллионнан арткан шәһәрләр арасында мәгариф объектларын файдалануга тапшыру буенча рекордсмен. Соңгы 10 елда ТР башкаласында 24 мәктәп һәм 89 балалар бакчасы төзелде. Быел 6 мең укучы сыйдырышлы дүрт мәктәп ачылды, 300 урынга исәпләнгән 19 нчы номерлы гимназиягә янкорма төзү эше тәмамланды. 2026 елда Казанда укучылар саны 200 меңгә җитәр дип көтелә, ә шәһәрнең якынча 30 микрорайоны әле яңа белем бирү учреждениеләренә мохтаҗ. Булган инфраструктураны яңарту да дәвам итә: 2023 елда 17 мәктәптә һәм җиде балалар бакчасында ремонт үткәрелгән. Бүгенге көндә мәктәп ашханәләренең 90% ы модернизацияләнгән.
Казанның гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары да уңышлары белән сөендерә: 2023 елда алар бөтенроссия олимпиадаларында 159 призлы урын яулаганнар. Әлеге күрсәткеч буенча Казан – өченче урында, беренче ике урынны Мәскәү һәм Санкт-Петербург бүлешкән.
Спикер Казанда инклюзияне үстерүгә аерым тукталды: бүгенге көндә шәһәрнең 45 мәктәбендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту өчен махсус җиһазландырылган кабинетлар бар. Югары уку йортлары да әлеге эштә актив катнаша. Казан федераль университеты белән берлектә 41 нче номерлы мәктәптә сигез кабинет ремонтланган һәм җиһазландырылган. 326 балалар бакчасында коррекция эше алып барыла, аерым алганда, 2023 елда 50 урынга исәпләнгән компенсацияләү төрендәге балалар бакчасы ачылды.
ТР башкаласында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү дәвам итә. Әлеге эшне социаль сәясәт идарәсе һәм «Игелекле Казан» оешмасы координацияли. «Төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Без барысын да хәл итәбез», – диде Денис Калинкин. Бүгенге көндә 18 яшькә кадәрге балалары булган 3192 гаилә ярдәм ала. Мәсәлән, 2,5 меңнән артык бала мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә бушлай туклана, тагын 1400 дән артыгы – мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә. Хәрби хезмәткәрләрнең балаларына җәмәгать транспортында бушлай йөрү өчен 2466 карта чыгарылган.
Хәрбиләрнең үзләре белән дә элемтә җайга салынган – алар җылы кием һәм җиһазлар белән тәэмин ителә.
Эшчәнлекнең тагын бер юнәлеше – Лисичанскины һәм Рубежноены торгызуда булышлык күрсәтү. 2023 елда 730,5 тонна гуманитар ярдәм белән 41 фура җибәрелгән. Йөк җыюга 350 дән артык предприятие һәм оешма, дистәләгән мең шәһәр халкы кушылган.
Казан хаклы рәвештә илебезнең спорт башкаласы булып санала. Бүген шәһәр халкының 62 % ы системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнә, моның өчен барлык шартлар да тудырылган. «2023 елда Татарстан башкаласы «Физик культура һәм массакүләм спорт өлкәсендә иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсы лауреаты булды», – дип хәбәр итте чыгыш ясаучы.
Татарстан башкаласы туристларны үзенә җәлеп итүче үзәкләрнең берсе булып кала. Мәсәлән, 2023 елда шәһәргә 4 миллионнан артык турист килгән. Ике атнадан «Киләчәк уеннары» беренче халыкара дисциплинаара турниры старт ала, ә июнь аенда Казан БРИКС уеннарын кабул итәчәк. Уеннар 12 объектта узачак, якынча 50 илдән спортчылар көтелә. «БРИКС саммиты елның иң масштаблы чарасы булачак, аңа бүген бөтен ил, республика һәм шәһәр әзерләнә. Дәүләт башлыклары һәм күпсанлы делегацияләр киләчәк. Яңа Россиянең мондый масштабтагы вакыйганы әле күргәне булмагандыр. Һәрхәлдә, меңьеллык Казанда бу беренче тапкыр булачак», – дип йомгаклады сүзен Денис Калинкин.
Исегезгә төшерәбез, депутатларның халык алдында хисап бирү графигы сылтама буенча бастырылган.