Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.07.2018, 11:00

Денис Калинкин: “Чемпионатка әзерләнү – кылану түгел, ә шәһәрнең исеме һәм аны үстерү өстендә башкарылган зур эш”

19 гол, 80 тонна азык һәм 2500 волонтер: эшлекле дүшәмбедә мундиаль нәтиҗәләрен чыгардылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль, Ксения Швецова). Футбол буенча дөнья чемпионаты ярдәмендә Казан дөньяга гына танылып калмыйча, үзенең эре халыкара чаралар уздыруда тәҗрибәсен арттырды. Бу фикерне эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин белдерде.

“Казан Аренада” 19 гол кертелде

Футбол буенча дөнья чемпионатының төп нәтиҗәләре турында Башкарма комитет аппаратының Спорт проектларын гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Роман Ивачев хәбәр итте. Искәртергә кирәк, Казанда ДЧ-2018-нең 6 матчы үтте, аларга уртача 42408 кеше йөрде. Милли җыелма бездә уйнамаса да, шәһәрлеләр танылган футбол йолдызларын күрә алды. Уеннарда барлыгы 19 гол кертелде.

Казанда үткән уеннарга ФИФА Президенты Джанни Инфантино, Испания мәгариф министры Гуирао Кабрера, Япония патшабикәсе Хисако Такамадо, Франциянең элеккеге президенты Николя Саркози, Алманиянең элеккеге канцлеры Герхард Шредер, шулай ук сәясәтчеләр һәм легендар футболчылар – Роналдо, Диего Марадона, Тьерри Анри, Хавьер Дзанетти килде.

“Казан футбол тарихына Франция – Австралия матчында чемпионатта беренче тапкыр арбитр видеоассистенты системасы кулланылган шәһәр булып мәңгелеккә кереп калачак”. – диде чыгыш ясаучы.

100 мең литр сыра һәм 80 тоннага якын ашамлык – җанатарлар фестивалендә пик сәгатьләрендә 31 мең кеше булган

Дөнья беренчелеге вакытында Казанга 300 меңнән артык турист килгән һәм аларның күпчелеге җанатарлар фестивалендә кунак булган. Роман Ивачев сөйләгәнчә, “Россия – Хорватия” матчы көнне, 7 июльдә, фестиваль мәйданчыгында 31 мең кеше булган. “Чемпионат вакытында 3 тапкыр фестивальгә керүне туктатып торырга туры килде, чөнки мәйданчык чиктән тыш тулы иде”, - диде чыгыш ясаучы.

Фестиваль мәйданчыгында туклануны оештыруга килгәндә, ФИФА таләпләре буенча биредә 67 касса (азык-төлек һәм эчемлекләр сату ноктасы) эшләде. “Җанатарлар фестивалендә булучылар якынча 100 литр сыра эчкән һәм 70-80 тонна азык ашаган”, - диде Р.Ивачев. Ул билгеләп үткәнчә, көн саен биредә 30 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтелгән. Моның өчен оештыру комитетыннан 500 кеше һәм 220 волонтер эшләгән.

Тулаем алганда, чемпионатны уздырырга 2500 волонтер, шул исәптән башка шәһәрләрдән һәм чит илләрдән 250 кеше, эшләгән.

21,8 млн пассажир һәм 470 берәмлек җәмәгать транспорты

ДЧ-2018 вакытында Казанны җәмәгать транспортында матч көннәрендә уенга билетлары булган кешеләргә, шулай ук FIFA исемлегенә кергән затларга бушлай йөрү мөмкинлеге булдырылды. Мундиаль вакытында матчларга билетлары булган 225 мең пассажир йөргән, аккредитацияләнгән затларга 4030 электрон юл йөрү билеты бирелгән, алар буенча 170 мең тапкыр йөргәннәр, дип сөйләде чыгыш ясаучы. Тамашачылар уңайлылыгы өчен 48 бушлай шаттл йөреп торды.

ДЧ-2018 вакытында шәһәр пассажир транспортында 21,8 млн пассажир йөргән. Матчлар көннәрендә, алар тәмамлангач, тамашачыларны йөртү өчен 400 автобус, 20 өч секцияле трамвай һәм 10 троллейбус йөрде.

Р.Ивачев билгеләп үткәнчә, футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнү барышында Казанда күчмә состав та яңарды: 350 автобус, 35 трамвай һәм 85 троллейбус сатып алынды. Моннан кала, шәһәр пассажир транспорт предприятиеләрендә йөртүчеләр һәм кондукторларның эш киеме яңартылды, 234 тукталыш аншлагы алмаштырылды.

“Җанатарлар өчен чемпионат бер ай дәвам итсә дә, без аңа бер генә ел әзерләнмәдек”

Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек Казанга шәһәрне төзекләндерү буенча масштаблы проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итте: 39 юл, 83 урам, 14 җәяүлеләр сукмагы төзекләндерелде, яңа җәмәгать киңлеге төзелде. Татарстан башкаласы имиджында болар барысы да чагылыш тапты, дип саный Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин. “Казан зур финанслау алмады, чөнки бездә барлык инфраструктура да бар диярлек. Шулай да, без мөһим проектларны гамәлгә ашыра алдык: “Казан” Гаилә үзәге янындагы территориясе, Кабан күле яр буе, магистральләр яңарды, - дип искәртте Д.Калинкин. – Җанатарлар өчен чемпионат бер ай дәвам итсә, безнең аңа әзерләнү вакыты бер ел белән генә исәпләнми. Һәм бу, кайбер кешеләр исәпләгәнчә, кылану түгел, ә шәһәрнең исеме һәм аны үстерү өстендә зур эш”.

Мундиальдән соң калган мирас материаль объектлар белән генә исәпләнми, Д.Калинкин фикеренчә, Татарстан башкаласы турында бөтен дөнья кешеләре белүе күпкә мөһимрәк. “Чемпионат көннәре тиздән легенда булачак, якын киләчәктә без тагын шундый зур чараны тиз күрә алмабыз. Биредә тамашачы гына булып калмыйча, катнашучылар һәм оештыручылар булуыбыз бик мөһим. Зур халыкара чаралар уздыру тәҗрибәбезне арттырдык”.

Денис Калинкин билгеләп үткәнчә, ДЧ-2018 шәһәр структураларының республика, ил хакимияте һәм FIFA белән тыгыз элемтәсе ярдәмендә яхшы узды. Башкарма комитет җитәкчесе шәһәрлеләргә, волонтерларга һәм дөнья чемпионатын уздыруда өлеш керткән барлык предприятие, оешмаларга рәхмәтен белдерде.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 16.07.2018
Видеорепортаж
16.07.2018 10:44
Казандагы җанатар паспортлары бирү үзәкләрендә 56751 паспорт бирелгән
Барлык яңалыклар