Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.11.2018, 09:56

Денис Калинкин: "Подрядчыларга шуны искәртегез: без кышкы сезонны кичектерә алмыйбыз"

Башкарма комитет башлыгы җәяүлеләр сукмакларын кардан һәм боздан чистартуга игътибар итәргә чакырды.

(Казан шәһәре KZN.RU 26-нчы ноябрь, Ксения Швецова). Узган тәүлек эчендә Казан юлларыннан 1085 тонна кар чыгарылган, җыештыруга 260 эшче җәлеп ителгән. 20-26 ноябрьдә барлыгы 9,1 мм явым-төшем яуды, җыештыру эшләренә 85 берәмлек техника чыкты, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.

Узган тәүлектә шәһәр урамнарына 419 берәмлек техника, шул исәптән 169 катнаш юл машинасы, 4 кар төягеч, 125 трактор щеткасы, 4 грейдер, 44 фронталь төягеч, 30 "Барсик" минитөягече, 42 үзбушаткыч һәм башка төр техника чыкты.

Казан юлларында тәүлек эчендә 1128 тонна бозлавыкка каршы материаллар, шул исәптән 292 тонна реагент һәм 837 тонна ком-тоз катнашмасы файдаланылды.

И.Куляжев сүзләренә караганда, бүгенге көндә җыештыру машиналары күбесенчә беренче чират операцияләрендә эшли - бозлавыкка каршы материал сибү һәм кар эретү. Шулай ук җәяүлеләр сукмакларында эшләр бара, хәзер аларны тәүлегенә уртача 500 эшче һәм 60 берәмлек кече механизация техникасы чистарта. "Шимбә көненнән без кар чыгаруга керештек, бу эшләрне дәвам итәчәкбез һәм җәяүлеләр сукмакларын чистартуга төп басым ясаячакбыз", - дип билгеләп үтте спикер.

"Әгәр юлларда тәртип сакланса, беренче кар көннәрендә җәяүлеләр сукмкларында йөрү авыр булды, шәһәрнең барлык районнарыннан да сигналлар килде, - диде Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин. - Подрядчыларга, милекчеләргә һәм идарә итүче компанияләргә кышкы сезонны кичектерә алмыйбыз, дип искә төшерүегезне сорыйм. Онытучыларга – административ-техник инспекция ярдәм итәчәк".

Сезон башыннан бирле шәһәр урамнарыннан барлыгы 2551 тонна кар чыгарылган. Бүген көндез, район администрацияләре мәгълүматлары буенча, урамнарны кардан чистартуга 338 юл эшчесе һәм 264 махсус техника берәмлеге чыгачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 26.11.2018
Видеорепортаж
26.11.2018 09:48
Казанда кышкы сезон башыннан 2,5 мең тоннадан артык кар чыгарылган
Барлык яңалыклар