Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2018, 10:09

Денис Калинкин: “Быел канализация биологок чистарту корылмаларын ис буенча табып булмас, дип ышанам”

Казанда “Водоканалның” 12 еллык программасы буенча масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль, Алсу Сафина). “Водоканалның” ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан расланган инвестицион программасы су белән тәэмин итү һәм су чыгару системаларын төзекләндерүгә һәм яңартуга юнәлдерелгән 12 елга сузылачак 300 чара башларга мөмкинлек бирде. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин хәбәр итте. “Предприятиеләрнең бурычлары күп, һәм аларның барысы да мөһим, аларның барысын да озакка сузмыйча эшләргә кирәк”, - дип ассызыклады ул.

Билгеләп үтәргә кирәк, “Водоканалның” инвестицион программасы Башкарма комитет белән берлектә эшләнгән, 2016 елда 2028 елга кадәр Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан расланган. Капитал салуның гомуми суммасы – 44 млрд сум, дип хәбәр итте “Водоканал”МУП директоры Андрей Егоров чыгышында.

Инвестпрограмманың бурычлары арасында – канализация биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү, “Заречная” КНС төзү, су алу объектларын модернизацияләү, “ТЭЦ”, “Дербышки” суүткәрү төеннәре төзү, насос станцияләре белән инженерлык челтәрләрен төзү һ.б.

“КНС кирәклеге турында без бер генә тапкыр сөйләмәдек. Шәһәр өчен чистарту корылмаларында башкарылган эшләр дә бик мөһим”, - диде Денис Калинкин.

“Чистарту корылмаларында башкарган эшкә җаваплы карашлары өчен “Водоканалга”, Андрей Юрьевичка рәхмәт. Быел канализация биологик чистарту корылмаларын ис буенча табып булмас, дип ышанам”, - диде Башкарма комитет җитәкчесе.

Искәртергә кирәк, КНС төзелеше 2016 елдан бара. Станцияне гамәлгә керткәч, канализацияләү белән 650 мең кеше тәэмин ителәчәк. “Бу якынча дүрт Әлмәт шәһәре кебек”, - дип чагыштырды предприятие директоры.

Канализация биологик чистарту корылмаларына килгәндә, проектны гамәлгә ашыру өчен шәһәр бюджетыннан 203 млн сум күчкән, республика бюджетыннан – 326 мон сум, предприятие чараларыннан – 44 млн сум. Проект тулы бәясе 573 млн сум тәшкил итә.

Шул ук вакытта, 2018 елда барлыкка килгән юшкыннарны термомеханик эшкәртү цехы төзү планлаштырыла. “Дәүләт төзелеш экспертизасы бар, анардан соң әлеге цехны төзү 1 млрд 499 млн сумга бәяләнә, - дип сөйләде журналистларга Андрей Егоров. – Экологик экспертиза әлегә тәмамланмаган. Проект март азагына тәмамланачак, экологик экспертиза майда була”.

Юшкын утырмалары мәсьәләсен хәл итү өчен 100 гектар мәйданда рекультивацияләү эшләре планлаштырыла, диде “Водоканал” МУП директоры. Аның сүзләре буенча, хәзерге вакытта проект алды экперименталь тикшеренүләр алып барыла. Нәтиҗәдә рекультивацияләү ысулы сайланачак. “Хәзерге вакытта рекультивацияләү буенча проектларны “Идел елгасын сәламәтләндерү” РФ һәм РТ максатлы программаларына кертү мәсьәләсе карала”, - диде чыгыш ясаучы.

Башкарма комитет җитәкчесе игътибар иткәнчә, шәһәр үзәгендә һәм бистәләрдә челтәрләр һәм коллекторлар торышын яхшырту буенча да эшләр алып барыла. “Әкренләп су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләрен тәртипкә китерәбез. Бу эш теләгәнчә тиз башкарылмый, ләкин инвестпрограмма ярдәмендә ел саен бу өлкәдә уңай якка үзгәрешләрне планлаштыра алабыз. Быел Мирный бистәсендә, киләсе елга Дәрвишләр бистәсендә зур эшләр башкарылачак”, - диде Денис Калинкин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 26.02.2018
Видеорепортаж
26.02.2018 09:58
2018 елның маенда чистарту корылмалары тирәсендәге ис мәсьәләсе хәл ителәчәк
Барлык яңалыклар