Казанда ел азагына кадәр типлаштырылган проектларга туры килмәгән 800 сәүдә объектын алмаштырачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль, Ксения Швецова). Казанда стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыруга гаризалар каблу ителә башлады. Намуслы эшмәкәрләр өчен урыннарны аукционсыз гына алу хокукын яулау турында эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин сөйләде. Ул Кулланучылар базары комитетына 740 объектның һәрберсенең килешү шартларын үтәү, алдан билгеләнгән профильгә тури килүләрен һәм участок чикләрен саклауларын тикшерүне җайларга кушты.
Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов чыгышында сөйләгәнчә, һәр сәүдә объектының координаталары бердәм график системага салынган, ул аларның урнашуын тикшереп торырга ярдәм итә. Схемада барлыгы 740 урын исәпләнә, аларның 600-гә якыны аукционсыз сатылган.
Хәзерге вакытта һәр урынның башлангыч бәясе билгеле, ул квадрат метр өчен, урнашуына карап, бер айга 307-362 сум тәшкил итә. Чыгыш ясаучы сүзләре буенча, бу шәһәр бюджетына барлыгы 30 млн сум бирәчәк, бәяләр артуны исәпкә алганда, ел дәвамында бу сан 50 млн сумга кадәр җитәргә мөмкин.
“Башкарма комитет үз алдына эшмәкәрләрдән акча җыеп алуны максат итеп куймый, иң мөһиме – объект турындагы мәгълүматлар законлаштырылсын”, - диде Р.Фазылҗанов.Ул өстәгәнчә, килешү төзегәч, эшмәкәрләр объектларны урнаштыру эшенә керешәчәк. Күпчелек объектлар шәһәрнең тышкы кыяфәтенә туры килмәгәнгә, бу мәсьәләгә зур игътибар бирелде. Тагын бер мөһим шарт – алдан билгеләнгән профильне саклау. “Күбесе әлеге норманы үтәмәде. Хәзер бу булмаячак, - диде чыгыш ясаучы. – Эшмәкәрләрдән объектларын типлаштырылган проект буенча яисә алдан Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән расланган индивидуаль проект буенча урнаштыруны таләп итәчәкбез”. Бүгенге көндә 800-гә якын объект әлеге таләпләргә туры килми, агымдагы ел ахырына кадәр объектларны таләпләргә туры китерергә планлаштырыла.
Стационар булмаган сәүдә объектлары типлаштырылган проектка яисә Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән расланган индивидуаль проектка туры килергә тиеш.
Моннан кала, үз белдекләре белән урнаштырылган сәүдә объектларына каршы көрәш дәвам итә. Чыгыш ясаучы искәртеп үткәнчә, узган елда Казанда законга каршы килеп урнаштырылган 224 сәүдә павильоны сүтелгән, быел бу сан кимендә 2 тапкырга артыр дип көтелә.
Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин искәртеп үткәнчә, республика булышлыгы һәм ТР Министрлар кабинеты карары ярдәмендә, килешүне 2015 елның 1 мартына кадәр төзегән һәм бюджет каршындагы бурычларын үтәгән намуслы эшмәкәрләр өчен урыннарны аукционсыз гына сатып алу мөмкинлеге булдырылды. “Әлеге мәсьәләне көйләү җиңел булмады. Эшмәкәрләр белән очраштык, очрашулар кызу булды”, - диде Д.Калинкин.
Ул билгеләп үткәнчә, һәр сәүдә объекты нормаларга туры килергә тиеш. “Законсыз урнаштырылган объектларга килгәндә, алар белән көрәшәчәкбез. Алдан билгеләнгән профильне үтәмәгән һәм участок чикләренә чыккан эшмәкәрләргә лояльлек булмаячак. 740 нокта – бу күп, шулай да һәрберсен тикшерүегезне сорыйм”, - диде Д.Калинкин.