Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.04.2018, 10:09

Денис Калинкин: “Зарарсыз фальсификатлар булмый, шәһәргә керә торган продукцияне ныклап тикшерергә кирәк”

2018 елның 1 июленнән сертификация үтәргә тиешле продуктлар исемлегенә әзер товарлар – әче сөт продукциясе, казылык һәм консерв эшләнмәләре кертеләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель, Ксения Швецова). Агымдагы елның 1 июленә 2015 елда башланган электрон ветеринар сертификацияне кертү төгәлләнә. Хәзерге вакытта ит, сөт, бал кебек продуктлар сертификация үтәргә тиеш, ә июль башыннан әлеге исемлекне әзер товарлар – әче сөт продукциясе, казылык һәм консерв эшләнмәләре тулыландырачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә “Казан шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ җитәкчесе Тимур Галиев хәбәр итте.

Бүгенге көндә ветеринар-санитар экспертиза бүлеге 12 лаборатория һәм 18 контроль пунктта тикшерү уздыра. Ел дәвамында 670 мең экспертиза уздырылган, алар ярдәмендә 264 тонна күләмендә терлек һәм үсемлектән ясалган сыйфатсыз һәм ветеринария-санитария ягыннан куркыныч продукция сатудан тыелган. Т.Галиев сөйләгәнчә, әлеге эшләр ярдәмендә төрле куркыныч инфекцияләр таралуны булдырмый калып була. Узган елның маенда Казан территориясенә Ростов өлкәсеннән кош гриппы белән агуланган продукция һәм тере кош-корт, Лаеш районыннан йомырка һәм авыру кош-корт кертелми калган. “Ярты миллион тавык йомыркасы, 11 тонна күркә ите һәм 177 баш авыру кош-корт утилизацияләнде”, - дип сөйләде Т.Галиев.

Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин билгеләп үткәнчә, сыйфатсыз продукцияне ачыклау күләмнәре әлеге эшнең нәтиҗәлелеге турында сөйли. “Дәүветберләшмә мөһим, ләкин кайчакта күзгә күренми торган эш башкара. Беренчесе һәм иң мөһиме шәһәргә кертелә торган продукцияне тикшерүгә кагыла, - диде Д.Калинкин. – Ныклап тикшерү кирәк, чөнки продукция сыйфаты белән кешеләрнең сәламәтлеге турыдан-туры бәйләнгән. Зарарсыз фальсификатлар булмаганын беләбез, шуңа күрә аларның кибетләрдә барлыкка килүләрен булдырмаска кирәк”.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 09.04.2018
Видеорепортаж
09.04.2018 09:29
Казанның ветеринария хезмәте 2017 елда 264 тонна сыйфатсыз продукцияне сатудан тыйган
Барлык яңалыклар

Денис Калинкин: “Зарарсыз фальсификатлар булмый, шәһәргә керә торган продукцияне ныклап тикшерергә кирәк”

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель, Ксения Швецова). Агымдагы елның 1 июленә 2015 елда башланган электрон ветеринар сертификацияне кертү төгәлләнә. Хәзерге вакытта ит, сөт, бал кебек продуктлар сертификация үтәргә тиеш, ә июль башыннан әлеге исемлекне әзер товарлар – әче сөт продукциясе, казылык һәм консерв эшләнмәләре тулыландырачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә “Казан шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ җитәкчесе Тимур Галиев хәбәр итте.<br> </p> <p> Бүгенге көндә ветеринар-санитар экспертиза бүлеге 12 лаборатория һәм 18 контроль пунктта тикшерү уздыра. Ел дәвамында 670 мең экспертиза уздырылган, алар ярдәмендә 264 тонна күләмендә терлек һәм үсемлектән ясалган сыйфатсыз һәм ветеринария-санитария ягыннан куркыныч продукция сатудан тыелган. Т.Галиев сөйләгәнчә, әлеге эшләр ярдәмендә төрле куркыныч инфекцияләр таралуны булдырмый калып була. Узган елның маенда Казан территориясенә Ростов өлкәсеннән кош гриппы белән агуланган продукция һәм тере кош-корт, Лаеш районыннан йомырка һәм авыру кош-корт кертелми калган. “Ярты миллион тавык йомыркасы, 11 тонна күркә ите һәм 177 баш авыру кош-корт утилизацияләнде”, - дип сөйләде Т.Галиев. </p> <p> Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин билгеләп үткәнчә, сыйфатсыз продукцияне ачыклау күләмнәре әлеге эшнең нәтиҗәлелеге турында сөйли. “Дәүветберләшмә мөһим, ләкин кайчакта күзгә күренми торган эш башкара. Беренчесе һәм иң мөһиме шәһәргә кертелә торган продукцияне тикшерүгә кагыла, - диде Д.Калинкин. – Ныклап тикшерү кирәк, чөнки продукция сыйфаты белән кешеләрнең сәламәтлеге турыдан-туры бәйләнгән. Зарарсыз фальсификатлар булмаганын беләбез, шуңа күрә аларның кибетләрдә барлыкка килүләрен булдырмаска кирәк”. </p>