Бәйрәм «Крылья Советов» паркында бик эчтәлекле концерт программасы белән узды.
Фото: Мәдәният идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь). Бүген Казанда «Крылья Советов» паркында Яшәү яме бәйрәме узды. Бәйрәм кунаклары һәм паркка килүчеләр өчен төрле актив чаралар оештырылган иде: иҗади мастер-класслар, конкурслар, концерт, спорт зарядкасы һәм йога буенча дәресләр. Казанның актив пенсионерлары шәһәр халкына «Жизнелюб» проектының клуб формированиеләрендә шөгыльләнү нәтиҗәсендә алган талантларын һәм осталыкларын күрсәттеләр.
Паркта берничә тематик мәйданчык оештырылган иде. Шуларның берсендә Казан тормыш сөючеләре бакчачылык күргәзмәсен уздырды, икенчесендә «Библиобус» мобиль комплексы эшләде. Моннан тыш, шәһәрлеләр сынлы сәнгать буенча мастер-класста рәсем ясарга, ГТО нормаларын тапшырырга, шулай ук Zumba Gold бию фитнес буенча күнегүләргә кушыла алды.
Паркның үзәгендә бәйрәмдә катнашучыларга «Мин прививка ясаттым!» акциясенең амбассадоры булырга тәкъдим иттеләр. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе вәкилләре, табиблар һәм волонтерлар шәһәрлеләргә коронавирустан вакцинациянең файдасы турында җентекләп сөйләделәр. Өлкән яшьтәгеләр өчен мобиль пунктлар эшләде, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.
Бәйрәмнең төп сәхнәсендә кунакларны бай концерт программасы сөендерде.
Исегезгә төшерәбез, пенсионерлар өчен социаль проектны Казанда 2016 елда эшләтеп җибәрделәр. Бүгенге көндә «Жизнелюб» социаль проекты мәдәни үзәкләр белән интеграцияләнгән онлайн-форматта һәм иҗтимагый киңлекләр территориясендә гамәлгә ашырыла.
Проектның максаты – өлкән буынга актив тормыш рәвеше алып баруда һәм талантларны ачуда ярдәм итү, аларны шәһәрнең мәдәни тормышына җәлеп итү.