1-нче июньдә музей-тыюлык территориясендә тематик мәйданчыклар эшләячәк, конкурслар, уеннар, викториналар һәм мастер-класслар узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май). 1-нче июньдә Татарстан башкаласында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Без Кремльне яратабыз!» фестивале узачак. 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр «Казан Кремле» музей-тыюлыгында конкурслар, уеннар, кызыклы фәнни экспериментлар, викториналар һәм мастер-класслар белән фәнни-танып белү, күңел ачу, интерактив тематик мәйданчыклар эшләячәк.
Спас манарасы янында балаларны әкият геройлары каршы алачак. Музей-тыюлык территориясендә балалар әдәби ишегалды, яшь талантлар остаханәсе, «Әлбәттә, фән!» кызыксындыру фәне лабораториясеннән фәнни шоу, «Яшел планета» тематик мәйданчыгы, сәнгать скверы эшләячәк. Балалар Казан Кремленең төп урамы буйлап Благовещенск соборына кадәр сузылган асфальтта, кәгазьдә, холстта һәм хәтта гигант «дуслык төргәгендә» рәсем ясый алачак.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Идарәсенең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре һәркемгә юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен һәм «Каникулларыңны файда белән уздыр» юл куркынычсызлыгы мәктәбендә велосипед йөртү күнекмәләрен тикшерергә тәкъдим итәчәк. «Мин тормышны сайлыйм!» программасы белән «SаMоSтоятельные дети» балалар берләшмәсе чыгыш ясаячак.
Бу көнне балаларның «Шаян ТВ» телеканалы алып баручылары белән аралашу өчен уникаль мөмкинлеге булачак. Моннан тыш, интеллектуаль уеннарда һәм флешмобта катнашырга, робототехника нигезләрен өйрәнергә һәм хәтта берничә модельне эшләтеп җибәрергә мөмкин булачак. Махсус бәйрәм кунаклары өчен «Әкият» Татар дәүләт курчак театры «Мактанчык әтәч» спектаклен тәкъдим итә.
Пушечный дворда Татарстан халыкларының I Республика традицион уеннары «Уен-фест» фестивале узачак, аның кысаларында Идел буе халыкларының милли уеннары белән интерактив мәйданчыклар оештырылачак. Биредә Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән балалар коллективларының чыгышларын күрергә һәм тәҗрибәле осталар җитәкчелегендә матур сувенирлар булдырырга мөмкин булачак.
«Кремльдә беренче туган көн» акциясе кысаларында бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булып 2020 елның 1-нче июнендә туган сабыйлар торачак. Алар үзләренең туган көннәрен билгеләп үтәчәк һәм Казан Кремленнән бүләкләр алачак. Бәйрәм азагында «Без Кремльне яратабыз!» концерты була.
Бәйрәм Казан Мәгариф идарәсе, шәһәрнең Мәдәният идарәсе, ГХАТ идарәсе, Татарстан башкаласының Үзәк китапханә системасы һәм башка учреждениеләр һәм оешмалар белән партнерлыкта оештырылган, дип хәбәр ителә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәтендә.