Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.05.2019, 12:36

Казанда Балаларны яклау көне: велосипед узышлары, «Күн туп», рок-концерт һәм брейк-данс буенча баттл

Бәйрәмне паркларда, скверларда, музейларда, шулай ук Казанның мәдәният йортларында билгеләп үтәчәкләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май, Алинә Бережная). 1-нче июньдә, Балаларны яклау көнендә, Казанда бай эчтәлекле күңел ачу чаралары программасы планлаштырылган. Бәйрәмне балалар һәм аларның ата-аналары паркларда, скверларда, музейларда, шулай ук Казанның мәдәният йортларында билгеләп үтә алачак, дип сөйләде бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов.

Бәйрәм Үзәк стадион янында 9.00 сәгатьтә башланачак, анда балалар өчен велосипед ярышлары узачак. Спорт чаралары «Крылья Советов» паркында дәвам итәчәк. 10.00 сәгатьтән биредә футбол, мини-футбол, баскетбол уйнарга мөмкин булачак. Ә Горький паркында һәр теләгән кеше «Яшел марафон»да 10 һәм 4,2 км дистанцияне уза алачак. Спорт бәйрәме Урицкий паркында да узачак, биредә техник спорт төрләре буенча Ачык кубок оештырыла. Биредә үк 14.00 сәгатьтә яшь казанлыларны брейк-данс буенча баттл көтә.

14.00 сәгатьтә «Хезмәт резервлары» стадионында яшь футболчылар арасында «Күн туп» бөтенроссия ярышларының шәһәр этабы дәвам итәчәк.

Музыка сөючеләр өчен 10.00 сәгатьтә Казан Кремле территориясендә рок-концерт һәм «Без Кремльне яратабыз» балалар фестивале узачак.

Балалар өчен бай эчтәлекле күңел ачу программасы Аксенов скверында, «Константиновка» мәдәният йортында, «Калейдоскоп» паркында, шулай ук Әмирхан проспектындагы 81-нче, 83-нче, 85-нче номерлы йортлар һәм Чуйков урамындагы 37-нче номерлы йорт ишегалларында да оештырыла.

Кремль яр буенда аниматорлар, мастер-класслар, өстәл уеннары, сабын куыклары һәм тәм-томнар әзерләнәчәк. Анда бәйрәм программасы 13.00 сәгатьтә башлана.

Шулай ук Горки-Әмәт урманында 10.00 сәгатьтән «Балачак» чемпионаты башлана, биредә балалар спорт ярышларында, мастер-классларда, интерактив конкурсларда катнаша алачак.

Шунда ук, Горки-Әмәт урманында 31-нче майда 10.00 сәгатьтә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен велойөреш узачак. Ә 1-нче июньдә «Касатка» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Даун синдромлы балалар арасында «Бергә җиңәчәкбез» дигән бөтенроссия йөзү турниры үтә.

Казан Мэры Илсур Метшин массакүләм бәйрәм чаралары уздырыла торган урыннарда куркынычсызлык чараларына аерым игътибар бирергә кушты. «Балалар - безнең өчен иң зур хәзинә. Балаларны яклау көне якты хатирәләр генә калдырсын иде. Без алар уңайлы һәм имин шәһәрдә яшәсен һәм үссен өчен системалы эш алып барабыз», - диде И.Метшин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 27.05.2019
Видеорепортаж
27.05.2019 11:10
1 июньдә Казанда Балаларны яклау көнен билгеләп үтәчәкләр
Барлык яңалыклар