23 февральдә бәйрәм чаралары Җиңү паркында, Горки-Әмәт урманында һәм "Мәскәү" мәдәният үзәгендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). 23 февральдә Казанда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чаралар узачак. Шәһәрдә бу көннәрдә генә муниципаль учреждениеләрдә 76-дан артык чара уза, аларда 8 меңнән артык кеше катнашачак. Тематик чаралар шәһәр мәктәпләрендә дә оештырылган.
Гадәттәгечә, бәйрәм көнендә истәлекле чаралар Җиңү паркында узачак, анда Мәңгелек утка чәчәкләр һәм веноклар салу тантанасы булачак. 11.00 сәгатьтә "Мәскәү" мәдәният үзәгендә төрле елларда Ватаныбызны саклаган казанлылар өчен тантаналы концерт узачак. Программада - шәһәрнең иҗат коллективлары һәм сәнгать осталары чыгышлары.
Истәлекле көнне спорт ярышлары да узачак. 9.00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында чаңгы ярышлары узачак. Стартка "Россия Студентлар отрядлары" бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге әгъзалары чыгачак.
Биредә үк, Горки-Әмәт урманында, CUBE контейнер үзәгендә 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр бушлай Xbox приставкасында футбол уйнарга мөмкин булачак. Ә "Лес" кафесында көн дәвамында супергеройлар турында фильмнар күрсәтеләчәк. Кино күрсәтү расписаниесе социаль челтәрләрдә Горки-Әмәт урманы битләрендә билгеле булачак.
13.00 сәгатьтә чаралар Җиңү паркында дәвам итәчәк. Интерактив мәйданчыкта янгын сүндерү-коткару техникасы һәм җиһазлары күргәзмәсе узачак, анда Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең шәхси составы хезмәткәрләре казанлыларны үз эшчәнлекләре белән таныштырачак, шулай ук техниканың үзенчәлекләре һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләячәкләр.
Шулай ук бәйрәм хөрмәтенә барлык килүчеләр дә "Ата һәм ул" эстафетасында үз көчләрен сынап карый алачак. Катнашучыларга тизлектә янгын сүндерүче костюмын кияргә, янгын җиңсәсе белән вакытка йөгерергә, аркан тартышуда катнашырга һәм башка бик күп нәрсәләр эшләргә булачак. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алачак. Актив уеннардан соң теләге булганнарны чын солдат ризыгы белән сыйлыйлар һәм кайнар чәй эчерәләр.