В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күңел ачу-танып белү программасы шәһәр халкын һәм кунакларын Горки-Әмәт урманында һәм Урицкий исемендәге паркта көтеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль). В парках и скверах Казани День российской науки отметят развлекательно-познавательной программой. 9 и 10 февраля на разных площадках жителям и гостям города бесплатно покажут научное шоу и кинофильм.
Шулай итеп, 9 февральдә 15.00 сәгатьтә Урицкий ис. паркта, "Мәскәү" мәдәни үзәгендә "Дом. История одного путешествия" фәнни фильмын күрсәтәчәкләр. . Гаилә фильмы җирнең барлыкка килүе һәм үсүен, шулай ук кеше эшчәнлеге йогынтысында аның ничек үзгәрүе турында сөйли. Кинога алдан теркәү буенча эләгергә мөмкин, дип хәбәр итәләр шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
10 февральдә 11.00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында "Дом" эко-үзәгендә "Реальная астрономия" фәнни программалар студиясеннән бушлай фәнни тамаша узачак. Проект космос өйрәнүче фәннәрне популярлаштыруга һәм балаларда тикшеренү кызыксынуларын үстерүгә юнәлдерелгән. Проект авторы Виталий Каретников астрофизик һәм астрохимик кебек тикшеренү һөнәрләре турында сөйләячәк, кызыклы тәҗрибәләр уздырачак һәм тамашада катнашучылар белән бергә Галәм киңлекләре буенча виртуаль сәяхәткә китәчәк. Чарага керү ирекле.