Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.06.2022, 14:51

Казанда Россия көне: этнофестиваль, салют һәм Россия эстрадасы йолдызлары

Бәйрәм чаралары шәһәрдә 14 нче июньгә кадәр узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче июнь). Казан халкы һәм кунаклары өчен Россия көненә багышланган чараларның берничә көнлек бай эчтәлекле бәйрәм программасы әзерләнгән. Алар арасында – патриотик акцияләр, уеннар, әдәби кичәләр, «Халыклар дуслыгы» маршы, этнофестиваль, Татарстан иҗат коллективлары һәм Россия эстрадасы йолдызлары – Олег Газманов, Сергей Скачков һәм «Земляннар» төркеме, Pizza төркемнәре чыгышлары белән концертлар.

11 нче июньдә 15:30 сәгатьтән

«Халыклар дуслыгы» тантаналы маршы һәм Кремль яр буенда этномәдәни фестиваль

Тантаналы маршта яшьләр оешмалары активистлары, милли-мәдәни автономияләр әгъзалары, студентлар берләшмәләре активистлары һәм Казанда белем алучы чит ил студентлары катнашачак. Марштан соң этномәдәни фестиваль ачылачак. Аңа килүчеләр милли эшләнмәләр һәм аксессуарлар сатып ала, халык иҗаты буенча мастер-классларда катнаша, этномузыка тыңлый алачак.

12 нче июньдә 10:30 сәгатьтә

Урицкий исемендәге паркта концерт

Россия көненә багышланган бәйрәм концертында музыкантлар һәм иҗат коллективлары патриотик җырлар башкарачак.

12 нче июньдә 12:00 сәгатьтә

Казан Кремлендә «Созвездие-Йолдызлык» фестивале финалистларының концерты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе химаясендә уза торган фестиваль хәрәкәтендә 400 дән артык лауреат һәм җиңүче башкала халкына һәм кунакларына концерт күрсәтәчәк. Анда республиканың 17 муниципаль районыннан һәм шәһәреннән яшь артистлар катнашачак. Концерт программасы миллилек белән аерылып торачак, шулай ук эстрада сәнгате әсәрләре дә яңгыраячак.

12 нче июньдә 18:00 сәгатьтә

«Казан» гаилә үзәге янында Россия эстрадасы йолдызлары белән концерт

Россия көнен бәйрәм итүнең кульминациясе кичке концерт булачак, анда сәнгать осталарының иҗат коллективлары, Татарстан Республикасының халык артисты Гүзәл Уразова, Россия эстрадасы йолдызлары – Сергей Скачков һәм «Земляне» төркеме, Pizza төркеме чыгыш ясаячак.

«Без – Россия гражданнары» акциясе кысаларында укуда һәм иҗтимагый эшчәнлектә казанышлары булган яшь казанлыларга паспортлар тапшырачаклар. Шулай ук төрле активлыклар белән зоналар эшләячәк. Аквагрим мәйданчыгында теләгән һәр кешегә Россия һәм Татарстан Республикасы әләмнәрен ясаячаклар. Сәнгать мәйданчыгында татар орнаменты элементлары белән зур рәсемне ясауда катнашырга мөмкин булачак. «Квест-карта» станциясендә казанлылар Казанның тарихи урыннары буенча маршрутлар төшерелгән зур идән картасында уйный алачак.

12 нче июньдә 19:30 сәгатьтә

Патриотик викторина һәм Зәйни Солтан урамы скверында ачык һавада фильм күрсәтү

«Иске шәһәр» префектурасы шәһәр халкы өчен патриотик викторина, Раифа махсус училищесында тәрбияләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышларын һәм режиссер Вера Соколованың «Пункт пропуска. Офицерская история» нәфис фильмын күрсәтүне әзерләде.

12 нче июньдә 22:00 сәгатьтә

Казансу елгасы акваториясе өстендә салют

Россия көне бәйрәм салюты белән тәмамланачак, аны «Казан» гаилә үзәге һәм Игенчеләр сарае янындагы мәйданнардан карарга мөмкин булачак.

14 нче июньдә 19:00 сәгатьтә

«Казан» гаилә үзәге янында Олег Газманов концерты

Россиянең халык артисты Казан халкы һәм кунаклары алдында үз хитларын башкарачак. Олег Газманов белән бер сәхнәдә татар җырчысы Марат Яруллин һәм Казан шәһәр филармониясе артистлары чыгыш ясаячак.

Россия көнен бәйрәм итү көннәрендә Казанда С.Хәким урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк.

Барлык яңалыклар