Программада – Татарстан иҗат коллективлары чыгышлары
Фото: Денис Гордийко
Федор Шаляпин һәйкәле янында Казан һәм Татарстан иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Бәйрәм номерларын 16:00 дән 19:00 гә кадәр күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Концерт-марафонны Александр Пушкин исемендәге мәдәни үзәк һәм Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе республиканың Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрә.
Исегезгә төшерәбез, Россия көнендә төп чаралар «Казан» гаилә үзәге янында булачак. Биредә Катя Лель, Natan, Илсөя Бәдретдинова һәм Arslan чыгыш ясаячак. Чараларның тулырак программасы сылтама буенча бастырылган.