В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
26-нчы сентябрьдә Казанда Психологик ярдәм көне оештырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче сентябрь). 26-нчы сентябрьдә Казанда Психологик ярдәм көне узачак. Өлкәннәргә һәм балаларга Татарстандагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында консультация бирәчәкләр.
Казанлылар психологлардан үзләрен борчыган темаларга киңәш һәм консультация ала алачак: балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләр, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар һәм башкалар.
Консультацияне алу өчен телефон аша алдан язылу кирәк: (843) 236-61-64, дип хәбәр иттеләр Татарстандагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында. Психологик ярдәм көне түбәндәге адрес буенча узачак: Карл Маркс ур., 61.