В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнары мәсьәләләре буенча юридик ярдәм ала алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь). 18-нче декабрьдә Россия Пенсия фондының Казан шәһәре Яңа Савин районындагы идарәсендә (Ямашев пр., 79) Хокукый ярдәм көне узачак. Шәһәр халкы пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнары мәсьәләләре буенча юридик ярдәм ала алачак.
Халыкка юридик ярдәмне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар – Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Төбәк Җәмәгать контроле үзәге, шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Татарстан Республикасы Конституция суды вәкилләре күрсәтәчәк.
Кабул итү 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр алып барылачак, алдан язылу өчен түбәндәге телефоннар аша шалтыратырга кирәк: +7(843)279-25-99, +7(843)279-25-02.