В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очрашуга алдан язылу кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). 17-нче апрельдә Казанда Хокукый ярдәм көне узачак. Гражданнар пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнары мәсьәләләре буенча консультация алачак, шулай ук мирас хокукы һәм милек бәхәсләре турында белә алачаклар.
Хокукый ярдәм көне ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Россия Пенсионерлар берлегенең ТР буенча төбәк бүлеге тарафыннан оештырыла. Гражданнарны 15.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре Совет районы администрациясе бинасының актлар залы фойесында түбәндәге адрес буенча көтеп калабыз: Шуртыгин ур., 1. Алдан (843) 279-25-99, 279-25-02 телефоннары аша язылырга кирәк, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте порталында.