В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Музей-тыюлык 9 Май хөрмәтенә бәйрәм онлайн-программасы әзерләгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май). «Казан Кремле» музей-тыюлыгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм программасын әзерләде. Барлык чаралар онлайн-форматта узачак.
Бу көннәрдә Казан халкына Бөек Ватан сугышы елларында музейларның ничек яшәве турында сөйләячәкләр. Шулай ук #Войналюбовьпобеда музейара акциясе татар шагыйре, хәрби корреспондент Гадел Кутуйның шәхси хатлары белән таныштырачак.
Җиңүгә өлеш кертүләре өчен ветераннарга «Бабайга хат», «Бөек көн - Бөек кешеләр» акцияләрендә, шулай ук «Хәтер уты» мастер-классында катнашып, рәхмәт белдерергә мөмкин булачак.
«Җиңүгә бер ай кала» төбәкара медиапроекты кысаларында язучы һәм «Ак чәчәкләр» романы авторының оныгы - «Идел» журналының баш мөхәррире Альбина Әбсәләмова белән онлайн-очрашу узачак.
Атна дәвамында социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәрдә Казан Кремле музейлары виртуаль экскурсияләр, лекцияләр, конкурслар, мастер-класслар һәм танылган кешеләр белән очрашулар уздырачак, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.
Чараларның тулы программасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.