В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзизоляция режимына карамастан, казанлылар өйдән чыкмыйча гына традицион акцияләрдә катнаша алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). Казан Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерләнә. Шәһәрдә гамәлдә булган үзизоляция режимына карамастан, халык, өйдән чыкмыйча гына, истәлекле датага багышланган акцияләрдә катнаша алачак. Казанлылар күршеләре белән «Җиңү көне» җырын җырлый, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә ала һәм бәйрәм салютын күрә алачак. KZN.RU порталы Казанда 8-нче һәм 9-нчы майда узачак чараларның тәфсилле афишасын әзерләде.
Бәйрәм алдыннан, 8-нче майда, Казанда 9.00 сәгатьтә хәрби тарихи техниканың бәйрәм йөреше узачак. Колонна түбәндәге маршрут буенча барачак: Оренбург тракты - Павлюхин урамы, Вишневский урамына күчү - Әмирхан проспекты - Чуйков урамы, Восстание урамы - Горький шоссесындагы боҗра - Болотников урамы - Вахитов урамы - Кремль дамбасы - Сул як Болак урамы - Павлюхин урамы - Оренбург тракты.
Шул ук көнне Җиңү паркында Җиңү Байрагын 50 метрлы флагштокка күтәрү тантанасы узачак. Тантана ТНВ каналында трансляцияләнәчәк.
9-нчы май 8.00 сәгатьтә Казанда «Авторетроклуб-21» Республика иҗтимагый оешмасы катнашучыларының бәйрәм йөреше башлана. Алар сугыш еллары автомобильләрендә Беренче май мәйданыннан Урицкий исемендәге парктагы мемориал аша, Җиңү паркы аркылы Горький исемендәге парктагы Мәңгелек утка кадәр барачак.
Җиңү паркында прообразы Советлар Союзы Герое, Рейхстаг бинасы өстендә Кызыл Байрак штурмында һәм урнаштыруда катнашкан Гази Заһитов булган Совет солдатына һәйкәл ачу төп вакыйга булачак.
Шәһәр өстендә Җиңү көнендә Ми-8 легендар линейкасы вертолетлары звеносы - Россия, Татарстан Республикасы әләмнәре һәм Җиңү Байрагы белән очачак. Ә 11.20 сәгатьтә Казансу акваториясе өстендә Казан авиация заводында тирән модернизация узган Ту-160 «Ак аккош» бомбардировщигын күрергә мөмкин булачак. Һава судносы легендар хәрби җитәкче, авиация маршалы, Советлар Союзы Герое Владимир Судецның исемен йөртә.
Көн дәвамында шәһәрдә «Россия әләмнәре. 9-нчы май» һәм «Җиңү тәрәзәләре» акцияләре узачак - казанлыларга Россия әләменә хас өч төсне тәрәзәләргә элеп куярга һәм Җиңү көненә багышланган рәсемнәр беркетергә тәкъдим ителә.
18.00 сәгатьтә Казан «РиоРита - Җиңү шатлыгы» федераль проектына кушылачак - Санкт-Петербургта Таврия бакчасында урнашкан студиядән өч сәгатьлек трансляция алып барылачак.
19.00 сәгатьтә бөтен Россия бер минут тын торачак, телевидение буенча трансляция 18.55 сәгатьтә Мәскәү курантлары тавышына башланачак.
Соңыннан шәһәр халкы #ПоемДвором акциясенә кушыла алачак. Барлык теләүчеләргә, кулларына традицион штандартлар яки Бөек Ватан сугышында катнашучылар яки тыл хезмәтчәннәре портретлары булган фотосурәтләр тотып, балконнарга чыгарга яки тәрәзә янына басарга тәкъдим ителә. Катнашучылар Давид Тухмановның Владимир Харитонов сүзләренә язылган «Җиңү көне» җырын бергәләп җырларлар, дип планлаштырыла.
21.00 сәгатьтә YouTube һәм Instagram аша шәһәр халкы ТР Дәүләт камера хорының «Җиңүгә кадәр 15 җыр» онлайн-концертын тыңлый алачак.
21.45 сәгатьтә «Хәтер шәме» бөтенроссия акциясе старт ала. Россиянең барлык халкы хәтер билгесе итеп тәрәзә янында фонарьлар, шәмнәр, смартфон экраннарын яндырачак.
Традиция буенча шәһәрдә ТНВ телеканалы буенча күрсәтеләчәк матур салют планлаштырылган.
22.00 сәгатьтә ТНВ каналында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узачак.