В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Балаларны Горький, Урицкий һәм башка паркларда яздырырга мөмкин булачак
Фото: Казанның Физик культура һәм спорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче сентябрь). Казанның спорт мәктәпләре 9 нчы сентябрьдә ачык ишекләр көнен үткәрәчәк. Шәһәр паркларында һәм скверларында язылып булачак – шәһәрлеләр өчен күрсәтмә мастер-класслар һәм эстафеталар оештырыла, дип хәбәр итә ТР башкаласының Физик культура һәм спорт комитеты.
Спорт мәктәпләренә җыю түбәндәге җәдвәл буенча узачак:
10:00 – Горки-Әмәт урманы
Биредә балаларны «Идел» физкультура-спорт берләшмәсе өстәмә белем бирү МБУ («Идел» олимпия резервы спорт мәктәбе, «Привольжанка» олимпия резервы спорт мәктәбе, «Мирас» олимпия резервы спорт мәктәбе), «Центральный» физкультура-спорт берләшмәсе өстәмә белем бирү МБУ («Максат» спорт мәктәбе) җыячак;
11:00 – Горький исемендәге парк
Балаларны «Хезмәт резервлары» физкультура-спорт берләшмәсе өстәмә белем бирү МБУ җыячак;
12:00 – «Крылья Советов» паркы
Балаларны «Авитатор» физкультура-спорт берләшмәсе өстәмә белем бирү МБУ, «Снежный барс» физкультура-спорт берләшмәсе өстәмә белем бирү МБУ, «Стрела» физкультура-спорт берләшмәсе өстәмә белем бирү МБУ җыячак;
13:00 – Урицкий исемендәге парк
Балаларны «Тасма» физкультура-спорт берләшмәсе өстәмә белем бирү МБУ, «Центральный» физкультура-спорт берләшмәсе өстәмә белем бирү МБУ («Олимп» спорт мәктәбе) җыячак;
14:00 – Мир урамындагы cквер
«Ракета» физкультура-спорт берләшмәсе өстәмә белем бирү МБУ.