Яшь казанлылар өчен экология-биология юнәлешендә ачык дәресләр үткәреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Ачык ишекләр көне Казанның Горки-Әмәт урманындагы «Дом» экология үзәгендә узачак. Экологик-биологик юнәлешле әлеге түгәрәкләрдә 6 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар табигать дөньясын өйрәнә.
Ачык ишекләр көнендә шәһәр халкына дәресләр уза торган сыйныфларны күрсәтәчәкләр, аларның үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр. Ачык дәресләрдә яшь казанлылар микроскоплардан файдалана алачак. Чара 5-нче сентябрь 14.00 сәгатькә планлаштырылган.
«Дом» экоүзәгендә уза торган дәресләргә эш көннәрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр язылырга мөмкин, дип хәбәр ителә Горкин-Әмәт урманының Instagram-аккаунтында.