Шәһәрнең барлык районнарында да бай эчтәлекле бәйрәм программасы планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Казан милли бердәмлекне символлаштыра торган иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсен - Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итәргә әзерләнә. Эшлекле дүшәмбе вакытында Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр иткәнчә, чаралар шәһәрнең барлык районнарында да оештырылачак. Ул ноябрь аеның беренче ялларында шәһәр халкын һәм кунакларны көтә торган бәйрәм программасы турында сөйләде.
2-нче ноябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәр мәдәният йортларында концерт программалары узачак, муниципаль китапханәләр бәйрәм тарихы буенча китап күргәзмәләре, лекцияләр тәкъдим итәчәк. Яшьләр клублары патриотик чаралар – тематик әңгәмәләр, кино куелышы, балалар һәм яшүсмерләр өчен тарихи белем бирү викториналары үткәрәчәк. Шәһәр музейлары казанлыларны күргәзмәләргә һәм әдәби кичәләргә чакыра. 4-нче ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә барлык муниципаль музейларга керү бушлай, дип билгеләп үтте А.Абзалов.
«3-нче ноябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Сәнгать төне» Бөтенроссия мәдәни-белем бирү акциясе узачак, – дип дәвам итте ул. Программада La Primavera Казан камера оркестры чыгышы, театр, музыка, рәсем сәнгате һәм кино буенча мастер-класслар, этикет кагыйдәләре, мода һәм стиль турында лекцияләр каралган. Шулай ук көн дәвамында музейга килүчеләрне «Осталар шәһәре» иҗади остаханәсе, халык-сәнгать һөнәрчелеге осталары эшләнмәләре ярминкәсе, «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» балалар уен мәйданчыгы көтә. Бәйрәм программасы 12.00 сәгатьтә башлана һәм төн уртасына кадәр дәвам итәчәк».
Моннан тыш, ял көннәрен Казан Кремле музейларында да файдалы үткәрү мөмкинлеге булачак. 3-нче ноябрьдә Благовещение соборы тарихы музее «Казан иконасы турында кыйсса» дигән яңа әдәби-музыкаль куелышка чакыра. 4-нче ноябрьдә Татарстан дәүләтчелеге музеенда Татарстан Конституциясен һәм республиканың төп дәүләт символларын кабул итү тарихына багышланган документлар, фото- һәм видеоматериаллар белән танышырга мөмкин булачак. «Манеж» күргәзмәләр залы 28-нче октябрьдән 4-нче ноябрьгә кадәр балаларны һәм аларның ата-аналарын вакытны файдалы үткәрергә һәм эбру, ком рәсеме, йоннан картиналар ясау буенча мастер-классларга килергә чакыра.
«Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә 4-нче ноябрь 15.00 сәгатьтә «Россия – минем тарих» тарихи паркында «Тимер Минин һәм капитан Пожарский» тематик экскурсиясе узачак.
«Халыклар бердәмлеге көнендә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Безнең йорт - Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узачак. Иҗат коллективлары - бөтен республикадан муниципаль сайлап алу турларында җиңүчеләр - Татарстанда яшәүче халыкларның музыкаль һәм хореографик иҗатының иң яхшы казанышларын тәкъдим итәчәкләр», - дип сөйләде спикер.
А.Абзалов шулай ук бәйрәм хөрмәтенә оешма биналарында, шулай ук торак йортларда дәүләт әләмнәре күтәреләчәк, дип билгеләп үтте.
«Бәйрәм көннәрендә ял итеп кенә калмыйча, вакытны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә мөмкин булачак», – дип нәтиҗә ясады Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова.