Чаралар мәдәният йортларында, китапханәләрдә, музейларда һәм башка мәйданчыкларда узачак
Фото: Денис Гордийко
4 нче ноябрьдә православие христианнары Казан Изге Ана иконасын данлау бәйрәмен билгеләп үтәчәк.
Тантаналы гыйбадәт Благовещение соборында 7:30 да башлана. Аннары дин тотучылар Казан Кремле янындагы гыйбадәтханәдән һәм соңыннан Батурин – Карл Маркс – Миславский урамнары буйлап Богородица монастырена кадәр тәре йөреше белән үтәчәк. Маршрут буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Тәре йөреше вакытында җәмәгать тәртибен саклау оештырыла, шулай ук ашыгыч ярдәм бригадалары кизү торачак.
9:30 сәгатьтә «Кадышево» мәдәният йортында «Халык җаны» дип исемләнгән беренче шәһәр фестивале старт ала. Катнашучыларны иҗат коллективларыннан мастер-класслар, уеннар һәм концерт көтә. Артистлар сәхнәгә 14:00 сәгатьтә чыгачак.
10:00 сәгатьтә Җиңү паркында «Халыклар күп – Ватан бер» митингы башлана. Аңа «Җиңү волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучылар, Татарстанның яшьләр һәм ветераннар оешмалары вәкилләре кушылачак.
15:00 сәгатьтә Василий Аксеновның музей-йортында төбәк тарихы турында «Глубь» документаль фильмы күрсәтеләчәк, ә 16:00 сәгатьтә Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында «Сказка ложь, да в ней намек» дигән театральләштерелгән тамаша булачак.
4 нче ноябрьдән 6 нчы ноябрьгә кадәр Казанда «Җылылык бүләк итәм» социаль урам акциясе узачак. Чарада 10-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. Аларга волонтерлыкка язылырга һәм яшьләр үзәкләрендә, мәдәният, спорт, ял һәм өстәмә белем бирү өлкәләрендәге чараларда катнашырга тәкъдим ителәчәк. Теркәлү узарга кирәк.
Моннан тыш, 6 нчы ноябрьгә кадәр казанлылар – Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәгендә рәсем сәнгате һәм оригами студиясе тәрбияләнүчеләренең рәсемнәр күргәзмәсен, ә 10 нчы ноябрьгә кадәр «Залесный» мәдәният үзәгендәге «Идел буе халыклары курчаклары» экспозициясен күрә алачак – аны декоратив-кулланма сәнгатьнең иҗади остаханәсендә катнашучылар әзерләгән.
Быел «Сәнгать төне» чарасы «Россия берләштерә» девизы астында узачак. Акциягә музейлар, театрлар, концерт заллары, китапханәләр һәм башка мәдәни учреждениеләр кушылачак.
ТР Милли музеенда чаралар 13:00 сәгатьтә башлана. Учреждение һәм аның филиаллары 70 тән артык бушлай вакыйга әзерләгән, алар арасында дефиле, квизлар, квестлар, спектакльләр, шигырьләр уку, мастер-класслар һәм лекцияләр бар. Афиша белән сылтама буенча танышырга мөмкин. 18:00 сәгатьтән барлык мәйданчыкларга бушлай кереп булачак.
Казан Кремлендә «Сәнгать төне» 18:30 дан 23:00 гә кадәр дәвам итәчәк. Быел кунаклар өч юнәлеш буенча тематик треклар сайлый алачак: «Сәнгать», «Тарих» һәм «Белем». Кунаклар өчен «Эрмитаж-Казан» үзәгендә, күргәзмә залларында, Ислам мәдәнияте музеенда, Татар халкы һәм ТР дәүләтчелеге тарихы музеенда һәм башка локацияләрдә программалар әзерләнгән.
ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм аның филиаллары кунаклар өчен арт-терапия, шигърият кичәсе һәм орган концерты оештыра. Чаралар 11:00 дән 18:00 гә кадәр узачак. Кайбер вакыйгаларга теркәлергә кирәк. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.
Әмир Мәҗитов музеенда «Тормыш агачы» күргәзмәсе буенча экскурсияләр үткәреләчәк. Аларны 18:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр түләүсез карарга мөмкин. Моннан тыш, «Акрил рәсем» һәм «Эбру» мастер-класслары, шулай ук «Рифма» шигъри кичәсе узачак. Учреждение Дзержинский урамы, 27 адресы буенча урнашкан.
«Урманче тормышы һәм иҗаты» экспозициясе буенча бушлай экскурсияләрне рәссам музеенда 18:00 сәгатьтән 20:30 сәгатькә кадәр карарга мөмкин булачак. Шулай ук программада – «Привал» клубы вәкилләре белән очрашу, «Шоперга рәсем төшерү», «Балавыздан шәмнәр» һәм «Макраме техникасында гном» мастер-класслары. Музей Щапов урамы, 20 адресы буенча урнашкан.
Исегезгә төшерәбез, киләсе эш атнасы казанлылар өчен кыска булачак. Бу Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү белән бәйле. Быел бәйрәм шимбәгә туры килә. Мондый очракларда ял көне киләсе эш көненә күчерелә. Шәһәрлеләр өч көн рәттән – 4 нче, 5 нче һәм 6 нчы ноябрьдә ял итәчәк. Бу көннәрдә урам-юл челтәре буйлап муниципаль парковкалар бушлай эшләячәк.