Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.10.2024, 09:01

Казанда Халыклар бердәмлеге көне: концертлар, күргәзмәләр, спорт ярышлары һәм чәчәкләр кую

Бәйрәм программасы шәһәрлеләрне 1 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр көтә

1 ноябрьдә Казанда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чаралары башлана. Шәһәр кешеләре өчен концертлар һәм күргәзмәләр, фестивальләр, спорт турнирлары, шулай ук этнографик диктант һәм иҗади конкурслар әзерләделәр. Чаралар шәһәрнең мәдәният йортларында, китапханәләрдә, спорт оешмаларында һәм яшүсмерләр клубларында узачак һәм 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

1 ноябрьдә бәйрәм чаралары С.СәетГалиев исемендәге Мәдәният сараенда узачак «Барысы да биибез» концертыннан башлана.

2 ноябрьдә Халыклар дуслыгы йортында теләге булган һәркем «Зур этнографик диктант» акциясендә катнаша алачак. Шәһәр халкын 11:00 сәгатьтә көтәләр. Шулай ук 1 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр акция онлайн форматында узачак.

4 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә күп милләтле якшәмбе мәктәпләреннән һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләрдән балаларны берләштерүче «Безнең йорт – Татарстан» фестиваленең гала-концерты була. Ә Кадыш бистәсе Мәдәният йортында «Халык рухы» фестивале узачак.

Шул ук көнне Казан балалар һәм яшьләр эшләре комитеты Җиңү паркында чәчәкләр салу тантанасын үткәрәчәк. Чарада яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар, ветераннар берлеге, «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» вәкилләре һәм «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте активистлары катнашачак.

Шулай ук Бокс үзәгендә һәм өстәл теннисы үзәгендә Халыклар бердәмлеге көнендә «Ракета» ФСО спортчысы катнашында спорт аэробикасы буенча хәйрия турниры узачак.

5 ноябрьдә бәйрәм концертларына Красная Горка һәм Нагорный бистәләрендә, Ленин исемендәге мәдәният йортына, «Юность» мәдәният йортына, 6 ноябрьдә – «Залесный» мәдәният үзәгенә, ә 7 ноябрьдә – «Сәйдәш» мәдәни үзәгенә чакыралар.

8 ноябрьдә «Московский» Мәдәни үзәгендә Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортлар бирү белән тантаналы чара узачак.

8-10 ноябрьдә «Татарча диктант» бөтендөнья мәгариф акциясе узачак.

Барлык яңалыклар