Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.06.2022, 12:04

Казанда Яшьләр көне: Niletto концерты, Гавайи кичәсе һәм экомарафон

Бәйрәм чаралары 25 нче һәм 26 нчы июньдә өч шәһәр мәйданчыгында узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче июнь). 25 нче һәм 26 нчы июньдә Казанда өч мәйданчыкта Яшьләр көненә багышланган бәйрәм чаралары узачак.

25 нче июньдә Зөбәрҗәт күлендә берничә интерактив мәйданчык эшләячәк: мастер-класслар, экомарафон һәм каршылыклар аша йөгерү планлаштырылган. Бәйрәмнең яшь кунаклары өчен аерым күңел ачу программасы әзерләнәчәк. Оештыручылар –Тимерьюлчылар мәдәният сарае һәм шәһәрнең Яшьләр парламенты.

12:00 дән күл янындагы пляжда каршылыклар аша йөгерүгә теркәлү башлана. Моннан тыш, һәр теләгән кеше чарага махсус сылтама буенча алдан языла ала.

Йөгереш үзе 13:00 сәгатьтә планлаштырылган. Аннан соң бәйрәмнең рәсми ачылышы булачак. Актив ял итәргә яратучылар өчен спорт һәм интерактив мәйданчыклар эшләячәк.

Шулай ук бу көнне иҗат коллективлары һәм Silent Scream кавер-төркеме чыгыш ясаячак.

26 нчы июньдә Тирән күлдә Aloha party Гавайи кичәсе узачак. Программада – велоэкскурсия, тәнгә хна белән рәсем төшерү һәм Гавайи муенсасы ясау буенча мастер-класс, конкурслар һәм бию флешмобы.

Бәйрәм 12:00 сәгатьтә районның яшүсмерләр клублары буенча велоэкскурсиядән башлана. Очрашу урыны – Степан Халтурин ур., 11/10 адресы буенча урнашкан «Свои» яшьләр клубы яны. Соңгы нокта – Тирән күл. Экскурсиядә катнашу өчен сылтама яки +7(919)699-35-55 телефоны буенча теркәлү сорала.

Төп чаралар 14:00 сәгатьтә башлана. Барлык теләүчеләр дә кушыла ала.

26 нчы июнь көнне «Урам» экстрим-паркында Яшьләр көнен төп бәйрәм итәчәкләр. Берничә мәйданчыкта бию батллары, стендап-комикларның чыгышлары, арт-фестиваль һәм шигъри слэм булачак. Концерт программасының хедлайнеры Niletto башкаручысы булачак.

Парк территориясендә берничә интерактив мәйданчык булачак: төп сәхнә, амфитеатр, музыка, мәгариф, креатив, актив яшәү рәвеше киңлекләре, шулай ук яшь эшкуарлар маркеты. Һәр мәйданчык өчен үз программасы әзерләнгән. Аның белән фестиваль сайтында танышырга мөмкин.

Төп сәхнәдә 13:30 дан 15:00 гә кадәр шоукейс форматындагы шигъри слэм узачак. Мәскәү артистлары «Шагыйрь түгел» театральләштерелгән поэтик перфомансын тәкъдим итәчәкләр, ә Казаннан Илья Злой, Борис Васильев һәм «Альма, но не матер», «Деепричастие» коллективлары чыгыш ясаячак. Биредә 15:30 дан 22:00 гә кадәр ачык конкурс нәтиҗәләре буенча сайлап алынган талантлы яшьләр һәм чакырылган артистлар чыгыш ясаячак.

14:00 дән 20:00 гә кадәр экстрим-парк амфитеатрында хип-хоп һәм данс-холл буенча бию батллары узачак. Хип-хопта иң яхшыларны өч категориядә билгеләячәкләр: балалар, әлеге төр иҗат белән яңа шөгыльләнә башлаучылар һәм профессионаллар.

Креативлык киңлегендә, футбол кыры территориясендә, фестиваль кунаклары стендап-комикларның чыгышларын тыңлый алачак. 17:00 дән 18:00 гә кадәр тамашачылар алдында импровизация жанрында «Сытые» командасы артистлары шаяртачак, ә 18:00 дән 20:00 гә кадәр «Белем чатыры»нда комик Павел Дедищев һәм Stand Up Club Kazan резидентлары чыгыш ясаячак. Шулай ук лайн-апта Матвей Ромашкин, Таня Березовская, Айрат Мәүлетов катнашачак.

Креативлык киңлегендә көн дәвамында арт-мәйданчык эшләячәк. Урам рәссамнары күпер терәкләрендә инсталляция ясаячак һәм скетч-батлларда катнашачак. Моннан тыш, «Соры төсле була ала» проекты кысаларында теләгән һәркем «Яшьләрчә граффити» темасына эскизлар тәкъдим итә алачак. Иң яхшы рәсемнәрне профессиональ рәссамнар шәһәр диварларына төшерәчәк.

Фестивальгә керү – алдан теркәлү буенча ирекле, дип хәбәр ителә чараның сайтында.

Барлык яңалыклар