Aloha party программасында – велоэкскурсия, мастер-класслар, конкурслар һәм бию флешмобы.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче июнь). 26 нчы июньдә Казанның Киров районының Тирән күлендә Aloha party дип аталган Гавайи кичәсе узачак. Ул Яшьләр көнен бәйрәм итүгә багышланган.
Программада – велоэкскурсия, тәнне хна белән бизәү һәм Гавайи муенсасы ясау буенча мастер-класслар, конкурслар һәм бию флешмобы.
Яшьләр көнен бәйрәм итү 12:00 сәгатьтә районның яшүсмерләр клублары буенча велоэкскурсия белән башлана. Очрашу урыны – Степан Халтурин урамы, 11/10 адресы буенча урнашкан «Свои» яшьләр клубы. Соңгы нокта – Тирән күл. Экскурсиядә катнашу өчен сылтама яки +7(919)699-35-55 телефоны буенча теркәлергә кирәк.
Төп чаралар Тирән күлдә 14:00 сәгатьтә башлана. Барлык теләүчеләр дә кушыла ала, дип хәбәр иттеләр Казанның Киров һәм Мәскәү районнары матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Яшьләр көнен бәйрәм итү 25 нче һәм 26 нчы июньдә берничә мәйданчыкта узачак. Зөбәрҗәт күлендәге фестиваль программасында – мастер-класслар, экомарафон, каршылыклар аша йөгерү һәм нәни казанлылар өчен күңел ачу чаралары, ә «Урам» экстрим-паркында – бию батллары, стендап-комикларның чыгышлары, арт-фестиваль, шигъри слэм һәм Niletto концерты.