Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.08.2023, 09:40

Казанда Шәһәр көне: фестивальләр марафоны, ат чабышлары һәм музыкаль фейерверк

30 нчы августта Казанның Мактаулы гражданнарын хөрмәтләячәкләр һәм Әнвәр Баһаутдинов истәлегенә мемориаль такта ачачаклар

Казанда Шәһәр көнен бәйрәм итү 30 нчы августта Казан Ратушасында ел саен үткәрелә торган шәһәр тантаналы җыены белән башланачак.

10:00 сәгатьтә Маяковский урамында 1983-1986 елларда ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе Әнвәр Баһаутдинов истәлегенә мемориаль такта ачыла. Тактаны урнаштыру инициативасы белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы чыгыш ясады. Такта авторы – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, скульптор Тимофей Тюрин.

Республика һәм шәһәр көненең төп спорт мәйданчыгы Горький исемендәге парк булачак. Биредә спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең һәм спорт ветераннарының традицион җиңел атлетика кроссы, шахмат турниры, урында теркәлү белән спорт ориентирлашуы һәм городки буенча барлык теләүчеләр өчен ярышлар, 13 яшьтән 14 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында 3х3 баскетбол буенча ярышлар узачак.

Яшьләр өчен бәйрәм мәйданчыгы «УРАМ» экстрим-паркы булачак. Биредә көн дәвамында 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр ТР Яшьләр эшләре министрлыгы оештырган «Урам» музыка фестивале узачак.

Иске Казанның йөрәгендә Кабан күле буенда 12:00 сәгатьтә «Милли кием» фестивале башланачак. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Шул ук вакытта Иске Татар бистәсендә Каюм Насыйри җәяүлеләр урамында ЮНЕСКО эгидасы астында «Казан сөлгесе» халык җыр-бию сәнгате фестивале узачак, анда 300 дән артык халык жанры җырчылары һәм биючеләре катнашачак.

Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда 13:30 да эшче яшьләрнең «Безнен заман» фестиваленең традицион гала-концерты була. Шул ук вакытта мәйданнан «Уйнагыз, гармуннар!» республика конкурсы катнашучыларының флешмобы старт алачак. Гармун һәм курай аккомпанементы астында яраткан халык җырларын башкарып, милли костюмнарда музыкантлар һәм артистлар шәһәрнең үзәк урамнары буйлап Беренче Май мәйданына кадәр барачак.

«Tat Cult» фестивале быел Казан Кремле территориясендә узачак. Проект мәдәният, тарих һәм заманча сәнгать өлкәсендәге актуаль юнәлешләрне тәкъдим итәчәк, Yummy music лейблының төп резидентлары чыгыш ясаячак. Чара 13:00 сәгатьтә башлана.

14:00 сәгатьтә Казан ипподромында ат спорты бәйрәме башлана. Программада чабышлар һәм заездлар, сәнгать осталарының концерт программасы, шулай ук кыйммәтле призлар уйнату белән традицион лотерея каралган.

«Светлая долина» торак комплексы территориясендә Нокса елгасы яр буенда күптән көтелгән парк ачылачак. Көн дәвамында биредә концерт программасы һәм балалар өчен уеннар белән бәйрәм оештырылачак.

30 нчы августта Татарстан Республикасы Рәисе чакыруы буенча махсус бүләк белән Казанга Олимпия чемпионы Евгений Плющенко командасы киләчәк. Педагог һәм остаз елы кысаларында укытучылар өчен, шулай ук якыннары хәзер махсус хәрби операция зонасында булган гаиләләр өчен «Татнефть Арена»да илебезнең данлыклы фигуристлары катнашында «Чемпионнар берлеге» дип аталган ике боз тамашасы үткәреләчәк.

Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда 19:30 сәгатьтә маэстро Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры оештырган «Казан көзе» ачык һавадагы традицион опера фестивале узачак. Классик әсәрләрне Россиянең атказанган артисты Агунда Кулаева һәм Зур театр солисты Алексей Татаринцев башкарачак.

Каршы ярда «Казан» гаилә үзәге янында 17:00 сәгатьтән зур бәйрәм концерт программасы башланачак, ул 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Программада танылган башкаручылар – Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин, Клава Кока һәм Джони катнашачак.

22:00 сәгатьтә Казансу акваториясе өстендә шәһәр күге уникаль салют белән бизәләчәк. Музыкаль фейерверк яки пиромузыкаль шоу пиротехник тамаша һәм музыкаль аккомпанемент тандемын тәкъдим итәчәк. Музыканы ишетер өчен, тамашачыларга 91,5 «Болгар радиосы» FM-дулкынын тотарга кирәк булачак.

Бәйрәм мәйданчыкларында азык-төлек товарлары, халык кәсепләре эшләнмәләре һәм сувенир продукциясе белән бәйрәм сәүдәсе оештырылачак.

Барлык яңалыклар