Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.08.2020, 13:07

Казанда Физкультурачылар көне: футбол турниры, йога, стретчинг һәм брейк-данс

Спорт бәйрәме 8-нче августта Горький исемендәге паркта һәм «Хезмәт резервлары» стадионында узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август, Алинә Бережная). 8-нче августта Казанда Горький исемендәге паркта һәм «Хезмәт резервлары» стадионында Бөтенроссия физкультурачылар көне узачак. Программада - футбол буенча турнир, йога һәм стретчинг буенча мастер-класслар, шулай ук брейк-данс буенча күрсәтмә чыгышлар. Спорт бәйрәменең ничек узачагы турында бүген эшлекле дүшәмбедә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов сөйләде.

Бәйрәм иртәнге 10.00 сәгатьтә республиканың беренче затлары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Спорт министрлыгы һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчеләре катнашында узачак.

11.00 сәгатьтә шәһәр Башкарма комитеты, ТР Спорт министрлыгы командалары, журналистлар, медицина хезмәткәрләре һәм футбол судьялары командалары арасында футбол буенча турнир узачак.

Шул ук вакытта паркның үзәк өлешендә «Яшел фитнес» тренерлары зумба, йога һәм стретчинг буенча мастер-класслар уздырачак. Шунда ук брейк-данс буенча күрсәтмә чыгыш ясалачак. Мастер-классларда катнашу өчен проектның рәсми Instagram-аккаунтында алдан ук теркәлү узарга кирәк, дип ассызыклады А.Салихов.

Шулай ук паркта барлык теләүчеләр шәһәр спорт ярышларында көч сынап карый алачак - таякны бер ыргытудан агач фигураларны бәреп төшерергә тырышачаклар.

Паркның яшел аланында шәһәрнең спорт объектлары турында мәгълүмат стендлары урнаштырылачак, һәм ата-аналар үз балалары өчен спорт секцияләрен сайлый алачак.

Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов ассызыклаганча, чара барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп узачак, парк территориясендә санитайзерлар урнаштырылачак. Исегезгә төшерәбез, 3-нче августтан башлап Татарстанда ачык мәйданчыкларда берьюлы 50-дән артык булмаган сандагы кешеләр катнашында чаралар уздыру рөхсәт ителә.

Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Физкультурачылар көне спортка кешеләрне иң күп күләмдә җәлеп итәрлек бик яхшы бәйрәм. «Без шәһәр кешеләрен сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүнең төрле формаларын эзлибез, шуларның берсе - Физкультурачылар көне. Әти-әниләрнең спорт мәктәпләрендә үсеш алган спорт төрләре белән турыдан-туры урында таныша алулары мөһим», - диде шәһәр башлыгы. Ул шулай ук чараны Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте күрсәтмәләрен исәпкә алып уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте.

Сәламәт яшәү рәвеше - заманча җәмгыять үсешенең төп өстенлекләренең берсе, дип ассызыклады И.Метшин. «Без «Бердәм Россия»нең «сәламәтлек бишьеллыгына» партия программасын язганда, казанлыларның спортка җәлеп ителүе югары булачагында шикләндек. Ул вакытта шәһәр халкының 18%-ы гына спорт белән даими шөгыльләнә иде, хәзер - 50%. Без үз алдыбызга шундый югары максат куябыз - 5 елдан соң спорт белән 60% кеше шөгыльләнергә тиеш», - диде Казан Мэры. Ул сәламәт яшәү рәвеше яшьләр арасында модалы булырга һәм балаларда кызыксыну уятырга тиеш, дип өстәде.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 03.08.2020
Видеорепортаж
03.08.2020 11:44
8 августта Казанда Бөтенроссия Физкультурачылар көнен билгеләп үтәчәкләр
Барлык яңалыклар