Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.08.2022, 13:10

Казанда Физкультурачылар көне: Сукырлар спорты һәм фиджитал-футбол буенча Россия чемпионаты

Рөстәм Гафаров ЮХИДИ белән берлектә бәйрәм чаралары үткәрү урыннары янында юл хәрәкәтен оештыруны эшләргә кушты.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче август, Алсу Сафина). 13 нче августта Казанда Физкультурачылар көнен бәйрәм итәчәкләр. Спорт чаралары өч мәйданчыкта – спортның пляж төрләре үзәгендә, «Хезмәт резервлары» стадионында һәм «Урам» экстрим-паркында оештырылачак. Эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров Физкультура һәм спорт комитетына ЮХИДИ белән берлектә бәйрәм чаралары үткәрү урыннары янында шәһәрлеләрнең уңайлылыгы өчен юл хәрәкәтен оештыруны йөкләде.

«Казанда көчле спорт хәрәкәте бар. Спорт залларыннан һәм үзәкләрдән халык җәмәгать киңлекләренә – паркларга, яр буйларына, ачык спорт мәйданчыкларына күчте, һава торышы да инде озак вакыт матур тора», – дип билгеләп үтте Р.Гафаров. Ул төп бәйрәм чаралары шәһәрнең үзәк өлешендә узачагына игътибар итте. «Кешеләр бәйрәмгә килергә һәм машиналарын куярга урын табарга тиеш. Шуңа күрә район, ЮХИДИ һәм ТР Спорт министрлыгы белән берлектә әлеге мәсьәләне хәл итүне сорыйм», – диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе.

Физкультурачылар көне программасы 13-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында Триатлон буенча бөтенроссия ярышларыннан 6:30 сәгатьтә башлана, аннары трассага Сукырлар спорты буенча Россия чемпионатында катнашучылар чыгачак.

«Мондый ярышлар безнең шәһәрдә беренче тапкыр узачак. Россиянең 20 төбәгеннән спортчылар катнашыр дип көтелә. Ярышларның хөрмәтле кунагы Сукырлар спорты федерациясе президенты Ольга Абрамова булачак», – дип билгеләп үтте Казанның Физкультура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов. Ярышларны оештыру өчен 11:30 га кадәр Яңа Савин районы юнәлешендә Миллениум күпере буенча хәрәкәт ябылачак, дип хәбәр итте А.Салихов.

Бәйрәмнең төп мәйданы «Урам» экстрим-паркы булачак. Иртән шәһәр халкы һәм кунаклары өчен спорт зарядкасын Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрәчәк. Көн дәвамында экстрим-паркта каратэ, фехтование, тхэквондо буенча күрсәтмә ярышлар, бокс, дзюдо, футбол, регби һәм башка спорт төрләре буенча турнирлар узачак. Күрсәтмә чараларда шәһәрнең профессиональ спорт клубларыннан чакырылган йолдызлар катнашачак, дип сөйләде А.Салихов. Моннан тыш, шәһәрнең спорт объектлары һәм спорт мәктәпләре презентациясе дә булачак.

Битараф булмаган кешеләр һәм хәйриячеләр өчен «ДоброСпорт» проектына ярдәм йөзеннән хәйрия йөгереше оештырылачак. Катнашучыларга Казансу яры буенча төрле дистанцияләрне үтәргә туры киләчәк. Йөгерештә барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Шәһәр халкы белән бергә стартка легендар спортчылар, җәмәгать эшлеклеләре, активистлар, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр чыгачак. «Йөгерештә катнашкан һәр кеше финишта истәлекле медаль алачак. Барлык җыелган акчалар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү өчен хәйрия фондларына тапшырылачак», – дип билгеләп үтте Физкультура һәм спорт комитеты рәисе.

Казансу акваториясендә «Урам» паркы янында җилкәнле спорт буенча шәһәр чемпионаты һәм беренчелеге, шулай ук сапборд, гидрофойл, флайборд, мотосерфларда күрсәтмә узышлар узачак.

Паркның уен мәйданчыкларында 3х3 баскетбол буенча «Оранжевый мяч» бөтенроссия турниры матчлары узачак. Дөнья баскетболы йолдызы, атказанган спорт мастеры, Россия баскетбол федерациясе президенты Андрей Кириленко мактаулы кунак булачак. «Оранжевый мяч» турниры кысаларында Урал-Идел буе лигасы финалы узачак, анда Россия чемпионаты дәрәҗәсендәге командалар очрашачак һәм 120 мең сумлык приз фонды уйнатылачак.

Республиканың иң яхшы боксчыларын җәлеп итеп, махсус билгеләнгән рингта Казанның бокс буенча ачык кубогын уздыру ярышларның кульминациясе булып торачак. Ярышларда бокс буенча Россия җыелма командасы составына керүче чакырылган спортчылар катнашырга планлаштыралар.

Өлкән буын вәкилләре өчен Скандинавия йөреше фестивале узачак. Анда барлык теләүчеләр дә катнаша ала, алдан теркәлү узарга кирәк.

Зур яшел зонада төп сәхнә янында эстафета форматындагы команда ярышлары – «ГТО уеннары» узачак. Катнашучылар тизлеккә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын үтәячәк. Төп бүләк өчен Казан Мэриясе хезмәткәрләре дә көрәшәчәк.

Спортның пляж төрләре үзәгендә фестиваль уздыру планлаштырылган, анда теләгән һәркем волейбол, гандбол һәм футбол уйный алачак.

Бәйрәмнең фишкаларының берсе фиджитал-футбол буенча турнир булачак. Горький исемендәге паркта 5х5 мини-футболы буенча ярышлар узачак. Турнирда Казан Башкарма комитеты, ТР Спорт министрлыгы командалары, журналистлар, медицина хезмәткәрләре, футбол судьялары һәм артистлар командасы катнашачак. Шул ук командалар киберкиңлектә үз көчләрен сынаячак, дип җиткерде А.Салихов.

Классик футболны яратучылар «Трудовые резервы» стадионына җыелачак, анда футбол буенча Казан кубогының финал уеннарында 7 яшь төркеме буенча егетләр командалары, шулай ук ветераннар командалары көч сынашачак.

Барлык ярышларга да урында һәм Физкультура һәм спорт комитетының социаль челтәрләрдәге аккаунтларында сылтамалар буенча теркәлергә мөмкин булачак. Физкультурачылар көне кысаларында чараларның тулырак программасы KZN.RU порталында урнаштырылган.

Фото: Денис Гордийко

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 08.08.2022
Видеорепортаж
08.08.2022 11:15
13 нче августта Казанда Физкультурачылар көнен бәйрәм итәчәкләр
Барлык яңалыклар